Казанда татар хатыннарының куаркодсыз кафесына коточкыч басым бара [видео]

-- Лейла

«Барыгызны да наряд белән килеп моннан куабыз!» — дип 4 декабрь дүрт егет органнардан формасыз килеп куркытып китәләр.

Казанда ике татар хатыны булдырган кафега көн саен коточкыч басым бара. Бу юлы алар полиция хезмәткәре таныклыгын да күрсәтүне кирәк тапмаганнар, махсус форма киюне әйткән дә юк инде…

Шунсын да билгеле, әлеге кафеда 1 октябрь урлау очрагы булган. Билгесез ир-ат кафе хезмәткәренең документлары белән акчасын урлаган. Әлбәттә, тиешенчә вакытында полиция хезмәткәрләре чакырылган, документлар тутырылган. Ләкин бүгенге көнгә кадәр әлеге хезмәткәрнең әйберләре табылмаган. Полиция бу эшне туктаткан.

Ә көн саен кафега дистәләгән эчке эшләр идарәсе вәкилләре килеп басым ясауны туктатырга теләмиләр. Татарстан башкаласында ике хатын бер үзләре конституция буенча эшләгән өчен шулкадәр куркытуга дучар. Аларга ярдәм кирәк, беренче Аллаһ, икенче халык, безнең хәлне аңлаучылар, ди алар. Алар бары кешеләрнең яңгырда, кар-буранда басып тормыйча, кафега куаркодсыз ирекле кереп ризык алып, ашап-эчеп китүләрен телиләр.

Бәйле