- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Фирдүс Тямаев 8-10 яшьлек чагында җырлаган видеосын концертта тамашачыларга күрсәтеп, үзе дә кушылып җырлаган.
“Ничек???? Бәләкәй Фирдүс – 8-10 яшьлек чакта, 38 яшьлек – хәзерге Фирдүс”, дип язган ул Инстаграм сәхифәсендә дә.
Инстадуслары бик яраткан әлеге видеоны: “Әйе, бу бит – эксклюзив. Алтыдагы алтмышта дигән, бу 8дәге 38дә булган…”, “Бер граммга да үзгәрмәгәнсең”, “Җырчы буласы яшьтән билгеле булган инде”, “Атас”, дип язганнар.
Элегрәк, әлеге видеоны Инстаграмга куеп:
“26 ел элек җырлап йөри идем. Кияргә күлмәгем дә, чалбарым да юк иде, минем буй бәләкәй булгач, кием таба алмый идек. Базарга барып, миңа 2-4 размерга зур күлмәк белән чалбар алдык, шатлыгымнан елый-елый шул киемнәрдә әллә кем булып сәхнәгә җырларга чыктым. Ул вакытта ук мин Нурлатта звезда идем”, – дип язган иде.
Җырчының әлеге “модный” күлмәген дә бик мактаганнар: “Күлмәк – огонь”, “Минеке дә бар иде андый күлмәк”, “Минем ирнең дә точно шундый рубашка иде”, дип, бик күп комментарийлар язганнар.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-12-06/yrchy-bulasy-yasht-n-bilgele-bulgan-2608251