Якын көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Якын көннәрдә республикада җылыта.

Мәскәүгә аномаль күләмдә явым-төшемнәр алып килә торган Балкан циклоны чак кына Казанга да кагылып үтәчәк.
– Ул үзе белән җылы фронт алып килә. Бүген төннең икенче яртысында кар яву көтелә. Көндез юеш кар да яварга мөмкин. Җомгадан шимбәгә кабат суытачак, – дип сөйләде журналистларга КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/yakyn-knnrg-ava-toryshy-belgechlr-farazy

Бәйле