Мандаринны сайлый беләсезме?

Кайвакыт мандаринга балавыз сылыйлар. Аны җылы су белән юып төшерергә була.

Мандарин сайлаганда аның эчлеге һәм тышы арасында булган һавага игътибар итәргә кирәк, дип аңлаткан Россия сыйфат системасының тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Лилия Котельникова.

Әгәр дә ул һава кирәгеннән артык икән, бу инде аның җитешсезлеге булып санала.

Кайвакыт мандаринга балавыз сылыйлар. Аны җылы су белән юып төшерергә була.

Әгәр дә җимешләр бераз гына өшегән икән, андый мандаринны алырга ашыкмагыз. Чөнки  аларда витаминнар бик нык азая. Моннан тыш, җимешнең тышы аның баллылыгына йогынты ясамый. Чөнки кайбер сортларның тышы яшелрәк булса да, эче тәмле, баллы булырга мөмкин.

Белгеч мандариннарны артык күп кулланырга ярамаганын да искә төшерә. Чөнки алар составында бик күп күләмдә фруктоза бар. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tabiblar-m-covid-19tan-terelgnnr-transportta-bushlay-yri-ala

Бәйле