Айгөл Зәйнуллина: “Мин кичергәнне беркемгә дә күрергә язмасын”

“Болгар кызлары” төркеменең җитәкчесе һәм солисты Айгөл Зәйнуллинаның шәхси тормышындагы хәлләр бөтен дөньяны шаулатты. Элеккеге иренең ике баланы Казахстанга алып китеп, яшереп ятуы турындагы хәбәр барыбызны да тетрәндергән иде. Бүген Айгөл белән әнә шул хәлләрне искә алдык.

– Айгөл, ни өчен ирең белән аерылыштыгыз?
– Без алты ел бергә яшәдек. Барысы да яхшы иде, матур һәм бәхетле гаилә булып яшәдек кебек. Әмма аның бертуктаусыз көнләшүе, бәйләнүе җаныма тия иде. Ике тапкыр китеп карадым, уртак балаларыбыз бар дип, кире кайта идем. Ләкин ул үзгәрмәде. Аңа булган ярату хисе дә аны үзгәртә алмады. Кул күтәрү аның өчен нормаль күренеш иде. Ә инде әнигә кул күтәрүе мөнәсәбәтләргә зур нокта куйды.

– Балаларны әтисе кайчан һәм кайдан урлады?
– Бу тема минем өчен генә түгел, бөтен илебез өчен кискен. Әлеге хәлләргә ике ел вакыт узса да, йөрәктә тирән яра калды… Бу 9 июнь иде. Ул вакытта балалар Апаста туганнарда иде. Әтиләре туганнарга газлы корал белән янап, балаларны бер кат кием белән алып чыгып киткән. Мин бу вакытта Сабан туенда чыгыш ясарга киткән идем. Дүрт-биш көн буе балаларымның кая икәнен бөтенләй белмәдем. Әнисе дә яшерде. Иң кыены – билгесезлек. Инде ярдәм сорап чаң суккач, таныш булмаган бер ханымның ЮХИДИда эшләүче ире аларны Башкортстанда күрүен әйтте. Казахстанга без нәкъ шул юлдан бара идек. Ничек рульгә утыргандыр, чөнки исерек хәлдә машина йөрткәне өчен “права”сын алдырган иде. Алар Казахстанда ике айдан артык булды.

– Мондый адымга этәрүгә нәрсә сәбәпче булды икән?
– Әйтә алмыйм. Югыйсә әйбәт кенә аралаша идек. Балалар ел саен Казахстанга дәү әниләре янына бара иде. Әнием ярдәме белән ипотекага фатир алдым. Бәлки шуңа ачуы килгәндер…

– Аңа кадәр мондый гамәл кылганы булдымы?
– Олы улыбызны алып киткәне булды. Бер айдан соң, улымны суд приставлары ярдәме белән кайтарган идем. Ул чакта улымның психикасы бик какшады. Баламны көч-хәл белән ул халәттән чыгардым. Мин кичергәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын.

– Балаларны кайтаруда Президент ярдәм иткән, диләр…
– Җырчы Нурзадә белән Татарстан Президенты исеменә видеомөрәҗәгать яздырдык. Ул язманы бик күп кешеләр үзләренә күчереп куйды. Аллаһка шөкер, мине ишеттеләр, ярдәм иттеләр. Билгеле, республика җитәкчесеннән ярдәм сорарга уңайсыз һәм кыен булды. Тик башка чарам юк иде. Көн саен иртәдән кичкә кадәр төрле инстацияләрдә йөрдем. Мине беркая да кабул итмәделәр. “Ул – ата кеше, без сезгә ярдәм итә алмыйбыз”, – диделәр. Шуңа күрә чарасызлыктан бу хәлләрне социаль челтәргә чыгардым. Бик күп кеше рухи яктан ярдәм итте, бертуктаусыз шалтыраттылар. Иҗатташ дусларым да ташламады.

– Суд нинди карар чыгарды?
– Балаларны кайтаргач та, бик күп суд утырышлары булды. Соңгысында аның аталык хокукларын чикләделәр. Барысына да үзе гаепле. Мин аңа начарлык теләмәдем. Бәхетле булсын, безгә генә тимәсен. Хәзер ул балалар белән аралашмый, күрешми. Минемчә, бу – безнең өчен иң отышлысы. Сүз дә юк, малайларга әти тәрбиясе кирәк. Ләкин мондый әти кирәкме икән аларга? Балалардан: “Әтиегез белән күрешергә телисезме?” – дип сорыйм. Алар: “Юк”, – дип җавап бирә. Аларны аңлыйм, чөнки алар – утны кичкән балалар. Хәзер олы улым Тамерланга – 12, төпчегем Әмирханга 11 яшь. Ниһаять, тынычлыкта яши башладык, Аллаһка шөкер.

– Шушы вакыт эчендә нинди кыенлыклар белән очраштың?
– Битарафлык белән. Бездә кануннар тиешенчә эшләми. Гадәттә, суд ана яклы була, диләр. Алай түгел икән шул. Ул суд утырышында 45 минут буе мине мыскыллап сөйләгәндә, миңа бер сүз әйтергә ирек бирмәделәр. Бер танышым 2,5 ел дәвамында баласын кайтара алмый. Суд баланы әнисе белән калдыру турында карар чыгарса да, әтисе баланы әнисенә бирми. Мондый гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк дияр идем. “Гаилә институты” дигән төшенчә югала бара. Кеше үзе турында гына уйлый. Социаль челтәрдә дә моңа корылган материаллар күп тарала. Гаилә кыйммәтләре турында мәктәптән үк аңлатырга кирәк дип саныйм. Кызганыч, хәзер гаиләләр таркалу күренеше бик еш очрый башлады.

– Әтиләре акчалата булышамы?
– Минималь күләмдә алимент түли. Түләтмәс идем, әмма ике баланы ялгыз аякка бастыру җиңел түгел. Үзем дә хәлдән килгәнчә эшлим, төрле проектларга алынам. Рәсми рәвештә Казан шәһәр филармониясендә концертмейстер булып эшлим. Аннан тыш, фортепиано һәм вокал буенча дәресләр бирәм. Аллаһка шөкер, улларым – мөстәкыйль балалар. Мин эштә булганда, өйне тәртиптә тоталар, ашарга әзерлиләр.

– Сиңа шундый ук аяныч хәлдә калган кешеләр мөрәҗәгать итә икән?
– Бик күп язалар. Хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә мөрәҗәгать итә. Бу хәлдән соң бик күп кешеләр белән таныштым. Әйтик, якын дустыма әверелгән Алия Байназарова җитәкчелегендәге “Благие дела” фонды турында элек белми идем. Әлеге фонд гаиләдә җәберләүләргә дучар булган хатын-кызларга ярдәм күрсәтә. Миңа да бер елга якын бушлай психолог ярдәме күрсәтелде. Сәламәтлегем шактый какшады. Табиблар шеш тапты, операция кичердем.

– Айгөл, син музыкаль гаиләдә тугансың. Башка юлны сайлау мөмкинлегең булдымы?
– Ул турыда уйлаганым да юк. Мин 3 яшемнән бирле сәхнәдә. Әнием (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә Зәйнуллина – Авт.) күп еллар дәверендә “Ялкын” халык ансамблен җитәкли. Анда нинди генә җырчылар җырламады. Әни күпләргә сәхнәгә чыгарга этәргеч бирде. 1991 елда әни “Болгар кызлары” төркемен оештырды. Башта анда бертуган апам Камилә җырлады. Ул кияүгә чыгып, бала тапкач, төркем миңа калды. Төркемнең составы берничә тапкыр алмашынды. Кызлар булгач, төрле хәлләр була. Кияүгә чыгалар, аерым җырларга телиләр һәм башкасы. Матур тавыш, буй-сыннан кала, тырышлык һәм башка сыйфатлар кирәк булуын күпләр аңламый. Әгәр төркемгә акча эшләү максаты белән киләләр икән, ялгышалар. Бу – коммерцияле төркем түгел. Төркемнең иң чәчәк аткан чагы 2011-2017 елларга туры киләдер, мөгаен. Айгөл Гардисламова белән Гөлүзә Кашапованың ни өчен төркемнән китүен әле дә аңламыйм.

– Моннан 16 ел элек “Болгар кызлары” тарихында зур фаҗига булды…
– 17 яшьлек Диләрә Мөбәрәкшинаны вәхшиләрчә үтерделәр. Гомерлек яра. Аллаһы Тәгалә аңа барысын да өеп биргән иде. Ул чибәр, талантлы һәм бик акыллы иде. Диләрәне югалтуны бик авыр кичердем. Нәкъ менә үләсе көнне ул өйгә ялгыз кайтты. Әнисе каршы алмады, егетенең машинасы көйсезләнгән, без дә яңгыр сәбәпле аны өенә кадәр озата алмадык. Бу трагедиядән соң төркемне таркатырга уйлаган идек. Җырлау теләге юкка чыкты, төшенкелеккә бирелдек. Аны үтергән кеше төрмәдән чыкты, ул хәзер иректә.

– “Болгар кызлары” бүген ни хәлдә?
– Ике кызым бар. Чакырган җиргә барабыз. Ләкин пандемия булганлыктан яңа җырлар, яңа клиплар төшерергә акча юк.

– Скрипкачы Иркә белән “Джус” дуэты ничек барлыкка килде?
– Иркә белән күптәннән дуслар без. Консерваториядә бергә укыдык, Вил Усманов төркемендә бергә эшләдек. Уйладык та, дуэт итеп чыгыш ясарга булдык. Без – уникаль дуэт, чөнки икебез дә музыка уен коралында уйнап җырлыйбыз. Иркә – бик талантлы музыкант. Татар музыкасын җаны-тәне белән тоя. Без акча эшләү өчен оешмадык, безнең максат – татар сәнгате үсешенә өлешебезне кертү.

– Айгөл, кияүгә чыгарга телисеңме?
– Әлегә юк. Мин чын күңелдән мәхәббәткә ышанам. Тормышымда андый кеше очрар дип ышанам.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/aygl-zynullina-min-kichergnne-berkemg-d-krerg-yazmasyn

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий