«15 яшемдә 50 яшьлек иргә гашыйк булдым…»

Бу мәхәббәт нәрсәгә китергән?

Бу мәхәббәт тарихын кыз «ВКонтакте» социаль челтәренең «Подслушано Уфа» төркемендә язып калдырган.

«Беренче мәхәббәтемә 10 елдан артык вакыт үтсә дә, язарга булдым әле. Бик гаҗәпләндергеч хәл булды ул.

15 яшемдә 50 яшьлек иргә гашыйк булдым. Җәй көне куас сатып утырганда көн дә бер ир килеп йөри иде. Шул вакыт без аның белән аралаша башладык. Ул һәрвакыт матур костюм киеп йөрде. Акчасын да күбрәк калдыра иде. Бер көнне сәгать төнге 12гә кадәр эшләргә туры килде. Өйгә кайтырга җыенганда ул килеп чыкты. Озатып та куйды. Төрле темаларга сөйләшеп кайттык. Шул көннән башлап мин аңа гашыйк булдым да.

Интернеттагы социаль челтәрләрендә сәхифәләрен табып, барлык кыюлыгымгы җыеп, үземнең мәхәббәтем турында белдердем. Ул озак вакыт кына җавап бирми торды. Аннары: «Минем гаиләм бар, балам. Син кызыма охшагансың, шуңа күрә дә синнән генә куасны сатып алып йөрдем. Башыңны минем белән бутап йөрмә, иптәшләрең арасында мәхәббәтеңне табарсың әле. Иң мөһиме — сәламәт бул», дип язды.

Әлбәттә, мин мондый җавапны көтмәгән идем. Үпкәләдем, әмма көн дә аның куас артыннан килгәнен көттем. Тик ул килмәде. Ә арытаба, берәр ай вакыт узгач, аның турында оныттым да.

Шул вакыйганы искә төшерәм дә, үземнең башсыз булганымны аңлыйм. Аллаһка шөкер, ул тәрбияле ир-егет булып чыккан әле», — дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-12-14/15-yashemd-50-yashlek-irg-gashyyk-buldym-2619561

Бәйле