Чаллыда каз ярминкәләрендә каз бәясе ничә сум? [видео]

-- Лейла

«Яңа ел казы» ярминкәләре 18, 19, 25 һәм 26 декабрьдә ике мәйданчыкта: «Төзүче» стадионы каршында һәм Ипподром территориясендә узачак. Алар сәгать 8:00дән 15:00гә кадәр эшләячәк.

Ярминкәдә Татарстанның Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Баулы, Яңа Чишмә, Тукай һәм башка муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлар һәм шәхси хуҗалыклары бар иде.

Ярминкә мәйданчыкларында каз, үрдәк, күркә, индоутка, тавык, сыер, ат итләре тәкъдим ителгән иде.

1 кг казның уртача бәясе – 450-500 сум. Ысланган тавыклар — 650, казлары исә 750 сумнан йөри. Тавык тәпиләре җыелмасы — 150-180 сум. Ашка сала торган кечкенә тавыклар — 250-260 сум. Күркә итенең кг мы — 400 сум. Бәлешкә сала торган эч-башлары җыелмасы — 150-200 сум. Сыер ите 370-420 сумнан йөри. Йомырканың 10 данәсе зурлыгына карап 80 сумнан башлап.

Минзәлә районы Аю авылыннан килгән Рушания Адиева ярминкәләр турында үз фикерен белдерде.

— Ярминкәрнең плюс ягы да, минус ягы да бар! Без — сатучылар аның уңай ягын күрергә тырышабыз! Бары тик үзебез җитештергән чиста продукция алып киләбез. Быел 150 күркә, 1000нән артык бройлер, күпләп индоуткалар, мулардлар үстердек. Ярминкәләр ешрак булсын иде. Үзебезнең җитештергән продукцияне халыкка сатып бирергә кирәк инде, — дип сөйләде Рушания ханым.

Бәйле