КФУ ректоры Илшат Гафуровны ни өчен кулга алалар?

-- Лейла

Казан федераль университеты (КФУ) ректоры Илшат Гафуров Россия Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләренең махсус операцияләре барышында кулга алынды.

«Гафуров эш урынында юк. КФУ хезмәткәрләре ректорның өендә булуын һәм авырып киткәнен хәбәр итә. Гафуровның тоткарлануы ул Алабуга шәһәре мэры булган вакытка бәйле булуы да ихтимал», — дип белдерелә кайбер чыганакларда.

Чыннан да, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровны кулга алу «29 комплекс» дип аталган җинаятьчел төркем белән бәйле булырга мөмкин.
Кайбер мәгълүматлар буенча, сүз Чаллыда оешкан җинаять группировка лидерларының кырын эшләре турында бара. Гафуровны кулга алу криминаль дөньяда Алик Большой буларак билгеле Адыган Саляхов һәм Рузалик буларак билгеле Рүзәл Асадуллин кебек кешеләр белән бәйле.

Илшат Гафуровны кулга алу турында 22 декабрь иртәсендә билгеле булды. Тоткарлауның ике версиясе тәкъдим ителә: Гафуров 1990нчы елларда кылынган заказлы үтерүгә катнашы бар дип һәм коррупциядә шикләнелә.

20 декабрьдә үк Гафуровның өендә тикшерү уздырылган, ә хәзер аны Казаннан Мәскәүгә алып киткәннәр.

«Лента.ру»

Бәйле