80% пешеп чери башлаган Тәлгатьнең әнисе: «Сезнең ярдәмнән башка аякка баса алмый идек» [видео]

-- Лейла

Хәтерләсәгез 80% тәне пешкән Казанда яшәүче 26 яшьлек Тәлгать Каюмовка ярдәм сорап язган идек.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә егетнең тәне 80 процентка пешә, хәтта, кулы белән тотып, ризык ашар дәрәҗәдә булмый.

Тәлгатькә тире күчереп утырткач та тәне яңа тирене кабул итмичә, череп интектерә. Шуңа да егеткә матди ярдәм генә түгел, ә профессиональ табибларның да ярдәме дә таләп ителә. Тамчыдан күл җыела диләр, бик дөрес, ниһаять, Тәлгать әкренләп тернәкләнеп килә.

— Бик зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Сезгә исәнлек, сәламәтлек, бала хәсрәте бирмәсен берегезгә дә, аңардан да ачы нәрсә юк икән. Ел ярым хастаханәдә яттык. Минем улым аякка да баса алмаган булыр иде. Сезнең ярдәмегез белән аякка бастык, дип күз яшьләре аша олы рәхмәтен җиткерә Тәлгатьнең әнисе — Фәнзия апа Каюмова.

— Булышкан яхшылыкларыгыз меңе белән кайтсын. Әкренгә йөрим, Аллаһка шөкер. Зур рәхмәт сезгә, дип сөенече белән уртаклаша Тәлгать үзе.

Бәйле