Быел Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев өчен бәхетле дә, авыр да ел булган.
Аның үзенең дүртенче баласы һәм оныгы (кызы Гөлназның нәние) туды. Ләкин авыр югалту кичерергә дә туры килде — әтисе вафат булды.
«Әтигә быел 70 яшь тулган иде. Февральдә бик матур итеп юбилеен уздырдык. Җир җимертеп эшли торган кеше иде әле. Ноябрь башында кайтып килдек, күрештек. Фәлсәфи уйларга бирелеп, икәү озаклап сөйләшеп утырдык. Бар да яхшы иде.
Әти авылда мулла булды. Зираттан салкын тидереп кайтты. Башта өйдә дәваланды. Коронавирус булган. Аннары дәваханәдә ятты, алып кала алмадылар.
Китәсе кеше түгел иде әле. Күңелдә ниндидер үкенеч калды.
Ярый әле җәен әти-әнием белән “Бәхет” дип аталган клип төшереп өлгердем. Соңгы истәлеге булып калды. Анда техника яратуы, Коръән укуы — барысы да яктыртылды.
Менә Гөлназ белән Вилданның кызын — оныкчыгын гына күреп кала алмады. Әтидә артистлык көчле иде. Клипта да шундый оста, ихлас уйнады.
Югалтуны бик авыр кичердем. Әле дә ышанмыйм. Уфадан моргтан үзем барып алдым, олылап җирләдек. Хөрмәт итеп күп кеше җыелды.
Барысы да үз кулымнан узгач, гел шул хакта уйлыйм. Исәндер кебек. Шалтыратып: “Улым, кайчан кайтасыз? Сагындык”, — дип әйтер төсле. Казаннан кузгалгач та: “Кая җиттегез әле?” — дип гел элемтәдә тора иде. Өйгә кайткач, һәр почмак аны хәтерләтә. Пөхтә итеп тезгән эш кораллары, ялт иткән ике машинасы тора», — дигән ул.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-12-28/keneche-kaldy-k-eld-2636995