Зәйнәб Фәрхетдинованың ике улы да җырлый башлаганмы?

Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинованың улы АкБулатның җырлавын күпләр белә. Хәзер төпчек улы Фоат та җыр өлкәсенә кереп киткән. 

“Энем  Фоат белән “Ак хыял” исемле җыр яздырдык. Көен Марат Галимов, сүзләрен Алинә Хисамиева иҗат итте. Бүгеннән җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була. Җырны әти-әни дә ошатты, көненә 10-15 тапкыр тыңлыйлар. Гомумән, алар безне һәрвакыт хуплый, безнең уңышларга чын күңелдән куана”, — диде АкБулат.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/zynb-frkhetdinovany-ike-uly-da-yrlyy-bashlagan

Бәйле