Сөбханаллаһ: 58 яшендә бәби тапкан!

Расланмаган белешмә буенча, бу хатын ЭКО ярдәмендә балага узган.

Башкортстан Республика перинаталь үзәгендә 58 яшьлек хатын бала тудырган.

Хәзерге вакытта әнинең дә, нарасыйның да хәле яхшы. Якын арада аларны өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр, дигән агентлыкның үз чыганагы.

Расланмаган белешмә буенча, бу хатын ЭКО ярдәмендә балага узган. Бу яшьтә бушлай ЭКО каралмаган, 45 яшьтән узганнар үз акчаларына гына процедураларга бара ала. Перинаталь үзәк табиблары әйтүенчә, бу яшьтә балага узу донор күкәй күзәнәкләр кулланганда гына мөмкин. Дөрес, хатын-кызлар яшь чакта үз күкәй күзәнәкләрен саклауга куярга һәм, әйтик, илле яшьтән соң аларны кулланырга мөмкин.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sbkhanalla-58-yashend-bbi-tapkan

Бәйле