«Эштән өйгә кайтасым килми, анда акырыш, бакырыш, елаш…»

-- Лейла

Күптән түгел Илһам белән Зәриянең  аерылышканын ишеттем. Дүрт балалары бар иде бит. Илһам бу адымга барган икән, димәк, башка чарасы калмаган. Дөресен генә әйткәндә, Илһамны гаепләмим. Аның бу кызга өйләнүенә бөтен кеше аптыраган иде. Биш намазын калдырмаган, дәүләт хезмәтендә эшләгән егетнең бер җилбәзәк, холыксыз Зәрия белән бергә кушылуын берничек тә аңлап булмый.

Туйны алар зурлап үткәрмәде. Никах укыттылар да ЗАГСка барып язылышып кайттылар. Илһамның эшләгән урыныннан бер бүлмәле, аннан ике, балалары өчәү булгач, өч бүлмәле фатир бирделәр.

Танышларымнан Зәриянең кыланмышлары турында ишетеп тордым. Гайбәт түгел, гыйбрәт булсын, ире белән юньле тормый икән, болай да начар булган холкы тагын да авырлашкан, кеше белән тыныч кына сөйләшә алмый, кинәт кенә ярсып китә, өянәк кебек башлана да тынычлана алмый, дип сөйләделәр. Аннан мин аларның игезәк уллары туганын ишеттем.

Аерылышуларын ишетер дә онытыр идем, Илһам белән эш буенча очрашкач: «Мин Зәриядән  арыдым», – диде ул. «Бер көнне эштән кайтсам, зур улыбызны кыйнап канга батырып бетергән. Фатир тулы полиция, табиблар, ашыгыч ярдәм машинасы. Улыбызның борыны, бармагы сынган булып чыкты. Шуннан китте «разборкалар», полиция юлын таптаулар. Балаларга кул күтәргәнен белә идем, безнең фатирда ниләр булганын күршеләр сөйләп торалар. Кызны чәченнән өстерәп йөртә, олы малайны типкәли… Әмма аның белән сөйләшү мөмкин түгел. Мин көне-төне эштә, кайтып саклап утыра алмыйм. Хатын кеше сөйләгәнне ишетми, үз туксаны туксан. Урамда, кибетләрдә талаш-ызгыш чыгара, кайда барса шунда оршышып, сугышып кайта. Миңа шалтыратып зарлана башладылар. Мин бит җитәкче, кеше алдында оят…

Икенче баланы миңа әйтми генә тапты. Ярар, балалар бер-берсенә иптәш булып үсәрләр, дип, килештем. Әмма минем белән киңәшләшми өченчегә игезәкләр алып кайтуын аңлый алмыйм. Мине ташлап китмәсен дип, бу адымга бардыңмы? Ник әйткәнемә үкендем, бер атна балконда йокладым. Ышанасыңмы, эштән чыккач өйгә кайтасым килми. Чөнки беләм: анда акырыш, бакырыш, елаш… Балаларны кызганам, аеруча бердәнбер кызымны сагынам.

Шалтыратып: «Әти, сагындым, күрәсем килә», — ди. Ничек тамагыңа төер тыгылмасын да, ничек йөрәгең әрнемәсен инде. Ни булганын аңлый алмыйм, зина кылганым булмады, көнләшергә сәбәп юк, кешеләр кебек интегеп ипотека түләп фатир сатып алмадык. Балалар ел саен диңгездә ял итә, Зәриягә чит ил машинасы алып бирдем, теләгән җиренә бара, теләгән әйберен ала. Әмма ул үз алдына котыруын дәвам итә. Ана хокукыннан мәхрүм иттереп, балаларны тартып алыр идем, аналарыннан башка яшәү аларга авыр булачак.  Ни дисәң дә, әнине беркем дә алыштыра алмый. Ул бит аларны якты дөньяга тудырган. Нишләргә дә белгән юк инде…

Марат Яруллин

Чыганак: http://shahrichalli.ru/

Бәйле