Гөлназ Миньязова: «Свиданияларга күп йөрдем…»

Гөлназ Миньязова ире Илнур Фәйзрахманов белән кавышуы уңаеннан фикерләре белән уртаклашты.

«Кайчандыр инстаграм алып барганда кайда барган, нишләгәнне генә күрсәтү түгел, шәхси тормыш белән дә уртаклашырга дигән карар кылган идем. Бу зур җаваплылык. Чөнки ничә кеше сине карый, синең сыман яшәргә тырыша, киңәш сорый.

Без Илнур белән 2003 елда кавыштык. Мин, гомумән, гаилә тормышына әзер түгел идем. Тирән травмалар (кечкенә вакытта алган, кст алар 90% кешедә бар, кемдә нинди күләмдә бит) җанны кисте, шулай 14 ел гомер үтте. Эчке дөньяда барган процессларны яшерергә тырышкан саен тормыш, яшәеш аларны хәл итәр өчен тагын да катлаулырак проблемалар тудыра. Сине борының белән шуларга төртеп курсәтә. Ниләр генә булмады, ниләр генә кичермәдек. Аерылыштык.

Икенче этап башланды. Эчтән үсү. Җанны дәвалау. Ниндидер псевдопсихологик белемнәрдән башлап, энергия, җан, кешенең бу дөньяга нигә килүе, яшәү дәверендә рухи яктан үсүе, ныгуы, иң якын кешеләребез, әти-әни, балалар, ир кеше безнең укытучыларыбыз икәнне аңладым. 3 ел йотлыгып җыйган белемнәр миңа дөньяны башка яктан ачты, мин тынычландым, яшүсмер чактан эзләгән сорауларыма җавап таптым. Болар бар да сезнең күз алдында булды. Елаган чаклар, авыр көннәр күбрәк булды. Тик мин төнге 3 кадәр укый идем, Аллаһ Тәгалә белән көн дә сөйләшә идем, медитацияләр эшли, кызларымны укыта (төрле курслар, тренинглар эшли башладым), балаларны карый, гадәти тормышны алып бара, эшли идем.

Свиданияларга күп йөрдем. Бер кафега барып кайтам да, нәрсәгә инде бу миңа, дип бу кеше белән саубуллашам. 2 егет белән озаграк та очрашып карадык. Мин начар кеше алар димим. Ипле, яхшылары да бар арада. Тик алар минеке түгел шул. Ә мин үземнекен сорадым (Илнур дип тә түгел). Соңгы елларда бөтенләй башым белән эшкә чумдым. Лучше үзем генә булам мин дидем.

Мин үткән юл, газаплы, авыр. Кичергән һәр хис мине кыйнап үстерде. Үземне жәлләмәскә, үзем өчен үзем җавап бирергә, кечкенә кыздан хатын-кызга әверелдерде.

Нәтиҗәсен беләсез — без бергә. Миңа язмышым белән бирелгән кеше ул. Мине үстерер өчен. Кайгыртучан, ипле, гаҗәеп талантлы кеше, балалары өчен үлеп торган ир.

Сез дә кавышыгыз, я аерылышыгыз димим. Һәркемнең үзенчә, юлы узенчәлекле. Тик җанны тыңларга, үзгәрешләрдән курыкмаска, үзеңне, мөнәсәбәтләрне үстерүдән туктамаска кирәк», — дип язган Гөлназ инстаграмдагы сәхифәсендә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/glnaz-minyazova-svidaniyalarga-kp-yrdem

Бәйле