Илсур Мортаза Зимфира Гыйльметдинова турында: Ул күңелләребездә яшәвен дәвам итә

Кичә Мәрҗани мәчетендә журналист Зимфира Гыйльметдинованың кырыгын уздырганнар.

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза журналист, «Сәхнә» журналының элеккеге җаваплы сәркатибе Зимфира Гыйльметдинованың әле дә онытылмавын, күңелдә яшәвен дәвам итүен әйтте.

«Зимфира Мәрҗәни мәчетен ярата иде. Быел, 13 нче мартта, Зимфирага 55 яшь тулырга тиеш иде. Ул үзенең туган көнен туганнары, якын дусларын җыеп әлеге мәчеттә укытып, үткәрергә теләге булганлыгы ачыклангач, туганнары һәм якын дуслары бергәләшеп аның кырык көнлегенә багышланган ашны Мәрҗәни мәчетендә укытырга булдык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, ашка 38 кеше җыелган. «Әле бу иң якын дигәннәре генә. Киң аваз салган булсак бермә-бер артык булган булыр иде теләүчеләр. Мәҗлесне Ансар хәзрәт матур догалар укып, файдалы вәгазьләр сөйләп алып барды», — ди ул.

«Сәбәбе — туган көне булмаса да, барыбер, ул теләгәнчә булды. Монда аны бик яхшы беләләр, шуңа да безнең ниятне бик хупладылар. Зимфира бакыйлыкка китүенә карамастан, үзенең гомерен озынайтты», — диде Илсур Мортаза.

Гаилә дусты Зимфира Гыйльметдинованы җыр күңелле, тормыш сөючән иде дип искә алды. «Аның уе гел яхшылыкта, гамәлләре гел кемгәдер ярдәм итүдә булды. Зимфира белән дус булу билгеле бер дәрәҗәле күрсәткеч. Ул киң күңелле булса да, күңеленә теләсә кемне якын китерми иде. Без һәрберебез Зимфираның йөрәгендә идек, хәзер ул мәңге безнең хәтерләрдә», — диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/24-01-2022/ilsur-mortaza-zimfira-gyylmetdinova-turynda-ul-k-ell-rebezd-yash-ven-d-vam-it-5847871

Бәйле