«Җир астыннан бала елаган тавыш ишетелде»

Урманнар нинди серләр саклый?

Урманнар бик күп серләр саклавын беләбез. Чыннан да, төрле кыргый җәнлекләр яшәгән, качкыннар белән тулы урманнар бездә дә җитәрлек. Язмабыз шундый урманнарның берсе турында.

«Ирем белән шәһәрдә яшибез. Соңгы вакытта шәһәрнекеләр авыллардан өйләр сатып ала башлады бит. Без дә бик еракта булмаган бер авылдан өй сатып алырга булдык. Өебез авылның иң читендә урнашкан. Янәшәдә генә урман. Шәһәр шау-шуыннан арыган кешеләр өчен бу җирләр, чыннан да, оҗмахны хәтерләтә кебек. Бер ялда ирем белән авылга юлландык. Өйгә кереп чәй генә эчкән идек, иремне кире шәһәргә эшкә чакырып алдылар. Ул берничә сәгатьтән әйләнеп кайтачагын әйтеп, чыгып китте. Ә мин телефонымны алдым да, колакларга наушниклар куеп, урманга йөгерергә чыгып киттем. Берникадәр ара үткәч, кинәт кенә музыка тынды. Телефонымны яңа гына «зарядка»да тоткан булсам да, ул сүнгән булып чыкты. Тирә-якта җан өшеткеч тынлык. Хәтта кошлар тавышы да юк. Күңелне курку алды. Кире әйләнеп урманнан чыгарга уйлыйм — юлны таба алмыйм. Шулай озак кына адашып йөргәннән соң, бала елаган тавыш ишеттем. Аннары бу тавышка икенче бала елавы кушылды, аннары өченчесе… Бу тавышлар җир астыннан килә иде кебек. Мин куркудан нишләргә дә белмим.

Өйдә аңыма килдем. Кайтмагач, ирем мине урманга эзләргә чыккан һәм аңымны югалткан килеш тапкан икән. Икенче көнне күршебез керде. Мин аңа барысын да сөйләдем. Ул миңа биредә булган куркыныч хәлләр турында сөйләде.
30нчы елларда биредә бик матур кыз яшәгән икән. Бер заман ул тазара башлаган. Авылдашлары аның йөкле булуы турында сизенсә дә, ул барысын да кире каккан. Ә бер көнне ул кинәт кенә ябыккан… Шулай берничә тапкыр кабатланган. Нәтиҗәдә, аның төрле ирләрдән бала табып, аларны урманда күмгәнлеге турында сүзләр йөри башлаган.
Авылда яшәүче берәү моның турында НКВДга җиткердән. Шәһәрдән тикшерүчеләр килгән, ахырда, кызны кулга алганнар.
Йөгерүне ташламадым. Әмма хәзер минем урманга барганым юк», — дип язган социаль челтәрләрдә Ирина.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-01-26/ir-astynnan-bala-elagan-tavysh-ishetelde-2669230

Бәйле