София Ротаруга нәрсә булды?

Күпләрнең яраткан артисты София Ротаруны да коронавирус читләтеп узмаган.

— Ике атна йокысыз төн. Табиблар һәм шәфкать туташлары ярдәме белән чирне җиңдем. Әмма өзлегүләрсез булмады. Тернәкләнү һәм хәл җыяр өчен вакыт кирәк, — дигән ул инстаграм битендә.

Җырчы чирләгәндә ярдәм иткән гаиләсенә, дусларына рәхмәтле. Тамашачылары аның савыгуын теләп комментарийлар язганнар.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/sofiya-rotaru-kovid-beln-chirlgn

Бәйле