Данир Сабиров хатынына нинди сюрприз ясаган?

Аэропортта очрашып, бәхетле ир белән хатын Төркиягә очты.

4 февральдә пародия остасы, җырчы һәм алып баручы Данир Сабировның хатынының туган көне. Миләүшә аңа кадәр аэропортта фотосессия оештырмакчы булган. Шуңа әзерләнеп аэропортка барган. Ире исә бу көнне Истанбулга  билет алган һәм чемоданнарын тутырып, такси белән аэропортка киткән. Аэропортта очрашып, бәхетле ир белән хатын Төркиягә очты. «Миләүшә Төркияне генә түгел, төрек киноларын, төрек артистларын бик ярата. Шуңа күрә быелгы туган көненә шундый үзенчәлекле бүләк ясадым», – ди Данир. Аның инстаграм битендәге әлеге хәбәрен укыган кешеләр, Данирга рәхмәт әйтеп, безгә дә шундый бүләк бирсеннәр иде,  дигән теләк белдергәннәр.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/danir-sabirov-khatynyna-syurpriz-yasagan

Бәйле