- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Шушы көннәрдә генә зур юбилеен билгеләп үткән бер танышым: «Укып бетергәннән бирле эшләдем. Теләсә нишләп тә йөрмәдем, озаклап авырып та ятмадым, сәбәпсез эш калдырганым да булмады. Минем белән бергә эшләгән кешеләрне алдынгы итеп бүләкләделәр дә, мактадылар да… Ә мин үз гомеремдә бер грамота да күрмәдем», – дип куйды. Уңайсыз булып китте.
Мин нәрсә әйтергә дә белми аптырап торган арада үзе үк, шаяруга борып: «Әй, болай гына әйттем инде. «Тегендә» барырга мактау кәгазе дә кирәкми, исем-медальләр дә сорамыйлар бит», – диде. Мин дә, әрнегән җанын борчымыйм инде дип, сүзне башкага бордым. Әмма трубканы куйганнан соң да аның: «Үз гомеремдә бер грамота да күрмәдем», – дигән сүзләре озак тынгы бирмәде. Болай гына әйттем дисә дә, күңелендәгесен әйтте бит бу, дип уйландым.
Болай дип өзгәләнүчеләр, ышанам, бер ул гына түгелдер. Бу очракта үземчә аның хезмәтен күрмәүләренә сәбәпләр эзлим: шәһәрдә, зур коллективта бөтен кешене дә күреп, бәяләп бетерә алмыйлардыр инде дим. Ә үзем шул ук калада да читтәгеләрне дә чит итмәгән коллективлар барлыгын искә төшереп, бу аклануны кире кагам. Төп сәбәпнең авыл яки шәһәргә генә бәйле түгеллеген дә беләм. Авылларда да күләгәдә калганнар күпме бит. Юкса, нәрсә инде ул грамота – мактау таныклыгы, рәхмәт сүзе! Аларны бирер өчен зур ачышлар, уңышлар һәм… күп акча да кирәк түгел ләбаса! Бир инде шуны, сәбәбен тап, җылы сүзеңне кызганма. Бу кадәресенә акыл да, зур оештыру чаралары да кирәкми, күңел бирү дә җитә.
Миңа калса, монда тагын шунысы да бик мөһим: һәрбер кеше куйган хезмәтләренә тиешле бәяне, кадер-хөрмәтне эшләп торган чакта – яшь чакта күрергә тиеш. Тамчы кадәрлесенә генә дә сөенерлек чакта. Стимул бирү өчен дә кирәктер бу. Дөрес, хәзер яшьләр, бәлки, безнеңчә уйламыйдыр да инде, алар өчен бу фикерләр, бу бәяләүләр – искелек калдыгыдыр, социализм чоры идеологиясе дип саналадыр? Алар өчен иң шәп стимул – югары хезмәт хакы кебек. Анысы да кирәк. Һәр заманның – үз бизмәне. Тик, анализлап карасаң, берсе икенчесенә һич тә комачауламый. Әнә яшь җырчылар, сәнгать әһелләре, мактаулы исемнәр алгач, ниндидер бәйгеләрдә җиңгәч, шатлыкларын һич тә яшерми бит. Шулай ук һөнәри бәйгеләрдә җиңүче башкалар да, беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгып, гади генә рамга куеп бирелгән мактау кәгазе алучылар да шатлана, аларны социаль челтәрләргә куя (әле үзләре генә дә түгел, якыннары да бүлешә бу шатлыкны). Гаепләп язуым түгел, мондый стимулларга замана яшьләренең дә битараф булмавын гына әйтергә җыенам. Җылы сүзнең әле беркемгә дә артык булганы юктыр, мөгаен (ихластан һәм тиешенчә булса). Шөкер, моны аңлап эш оештыручылар, «бер кулында – кәнфит, бер кулында – чыбыркы» булган, ягъни эшләтә һәм таләп итә дә, хезмәтләрен вакытында бәяли-күрә белүчеләр дә бар. Шул ук вакытта лаеклы ялга китәр вакыты җитеп тә, бер мактау кәгазе күрмәүчеләр дә…
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/74027/