Яман шеш белән авырган Айгөл Фазыйловага җыелган акча улы …

Туганнары сүзләренчә, Айгөл Фазыйловага битараф булмаучылар күп булган.

Өч ел элек яман шешнең соңгы стадиясе белән авырган Айгөл Фазыйловага ярдәм йөзеннән җыелган акча аның улы — Әмир Фазыйловка мирас буларак рәсмиләштерелгән.

«Айгөлгә бөтен Россия, хәтта чит илдән ярдәм иттеләр. Шактый гына акча калды, без аны Әмиргә мирас итеп рәсмиләштереп куйдык. Шалтыратулар күп булды, күчтәнәчләр җибәреп ярдәм итеп тордылар», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәдә Айгөл Фазыйлованың туганнары Тәлгать һәм Раушания Фасыйховлар.

Туганнары сүзләренчә, Айгөл Фазыйловага битараф булмаучылар күп булган. «Мәсәлән, Айгөлнең улына 7 яшь тулгач Дилбәр исемле ханым Әмирне көн саен иртән апаларыннан килеп алып, мәктәпкә илтеп, мәктәптән каршы алып, өенә кадәр алып кайтып йөрде. Болай гына ярдәм итте», — дип сөйләде алар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/08-02-2022/yaman-shesh-bel-n-avyrgan-ayg-l-fazyylovaga-yelgan-akcha-uly-mirg-r-smil-shterelg-n-5848881

Бәйле