«Күрсәк, бәреп үтерәбез!»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка кем яный?

—  Танылып килгән чак. Шунда бер фанат якын-тирәдәге район-шәһәрләргә килә иде, мин аңа «рәхмәт» дип җавап бирә идем.

Берзаман бу: «Әгәр минем янга килмәсәң, мин үз-үземә кул салам», — дигән хат җибәрде. Үземчә матур сүзләр язып, тынычландырырга тырыштым. «Алай эшләсәгез, мине бөтенләй авыр хәлдә калдырасыз», — дидем.

«Без сине күрсәк, бәреп үтерәбез», — дип янау очраклары да булды инде. Алар, әлбәттә, фанатлар түгел. Үзем юләр образда булгач, фанатлар да үзем кебегрәк. Концертыма килеп, халык алдында кеше көлкесенә калдырганнары да бар, — дигән җырчы.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-02-10/k-rs-k-b-rep-ter-bez-2686933

Бәйле