Ашказанның дошманнарын беләсезме?

Сәламәтлекнең төп законы нидә?

Кеше организмы шулай корылган: кайбер ризыклар сәламәтлеккә бик уңай йогынты ясый, ә кайсылары, киресенчә, аны какшата. Сәламәтлекнең төп законы – уңайлыклар булдырганда, зарарлы ризыклар кулланмаганда, ул үзе чирләр белән көрәшергә, ялкынсынуларны юк итәргә сәләтле.

Ашказанына нинди ризыклар дошман? Түбәндәге мәгълүмат шул хакта.

Газлы су (аеруча татлысы).
Мебельдәге полировканы да эретергә сәләтле мондый су ашказанының лайлалы тышчасын нишләтә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, юк итә. Бик зарарлы әйбер. Балаларга эчермәгез, зинһар!

Томат пастасы.
Ашказаны авырулары белән интегүче кешеләргә помидорны бөтенләй кулланмаска киңәш итә табиблар. Анда дубиль кислотасы күп, помидордан ясалган пастада ул чамадан тыш артык исәпләнә.

Алкоголь.
Ашказаны өчен бик зарарлы!

Маринадлар.
Алар уксус кислотасы кушылып ясалу сәбәпле, ашказаны эшчәнлегенә зур авырлык тудыра. Аеруча маринадланган гөмбә бик авыр үзләштерелә.

Артык тозлы, борычлы соуслар.
Барлык соуслар да ашказаны эшчәнлегенә начар тәэсир итә, ләкин горчица ашказаны өчен аеруча зур стресс бирә.

Трансмайлар.
Бу — майны алыштыручы әйбер. Трансмайлар кушылгын ризыкларның, гадәттә, хакы кыйммәт булмый. Күп илләрдә шушы майларга каршы хәрәкәтләр көрәшә хәтта. Трансмайлар колбаса, кондитер изделиеләрендә, кибеттә сатылган сөт продуктларында күп. Ә маргаринны бөтенләй кулланмаска тырышыгыз!

Фритюрда кыздырылган барлык ризыклар.
Ашказанында алар бик авыр таркала. Кыздырылган ризыкларны эшкәртер өчен бихисап көч сарыф ителә, күп күләмдә ашказаны суты бүленә.

Колбаса, сосиска һәм башкалар.
Болар – канцерогеннарның бер төркеме. Чамасыз кулланганда бик авыр чирләр барлыкка килүе ихтимал. Хәл күпчелектә онкологиягә барып җитә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-02-10/ashkazanny-8-doshmany-2687400

Бәйле