Сәйдә Мөхәммәтҗанова Камилә Вәлиева турында: «Медаль бирмәсәләр дә…»

Танылган яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, ул Олимпия Уеннарында чыгыш ясаучы Камилә Вәлиевага карата әйтелгән гаепләү сүзләренә ышанмый. “Барлык җиңүләренә дә үз көче белән ирешкән кыз ул”, – ди җырчы кыз спортчы дусты турында.   

“Камилә тирәсендә килеп чыккан шау-шу көтелмәгән хәл булды. Спортчы Олимпиадага бәйрәмгә килгән кебек килә. Ә монда шундый хәбәр тарала! Ниләр кичергәнен Камилә үзе генә белә инде. Без исә аңа ярдәм итәргә, теләктәшлек күрсәтергә тиеш! Аның дару кулланганын күз алдына да китерә алмыйм. Ике генә мәртәбә очрашсам да, Камиләнең нинди кеше икәнен күрдем мин. Бөтен уңышларына үзе ирешкән, мондый җиңүләр яулау өчен бернинди препарат та булыша алмый. Әлеге шу-шу килеп чыгуның төрле сәбәпләре, шул исәптән, сәясәт белән бәйле булганнары да бардыр. Бу хәбәрләргә ышанмыйм, ышанмаячакмын да. Медаль бирмәсәләр дә, минем өчен Камилә барыбер чемпион булып калачак. Соңгы арада аның белән аралашканым булмады. Әмма мин дустыма “Инстаграм” аша мөрәҗәгать юлладым. Беркемнән дә курыкмаска киңәш иттем, бернинди дә гаебе юклыгын, илдәге бар кешенең аның ягында булуын, җан атуыбызны, яратуыбызны әйттем. Бу сүзләрнең аңа барып җиткәнен беләм”, – ди Сәйдә.

Билгеле булганча, Камилә Вәлиева шәхси ярышларның 15 фервальдә узган кыска программасында беренче урынны алды. Җырчы кыз якташыбызының чыгышын бик дулкынланып караган. “Башкалар кебек мин дә туры эфирда күзәттем. Ул вакытта студиядә җыр яздыра идек. Бөтен эшне читкә куеп, Камилә өчен җан аттым. Бик дулкынландык, йөргем дөп-дөп типте, уч төпләрем тирләп чыкты. Мин генә түгел, башкалар да шулай дулкынланган икән”, – ди Сәйдә.

Җырчы белән спортчының дуслыгы моннан берничә ел элек башланган. “2018 елда Мәскәү беренчелегендә Камилә кыска программада мин гарәп телендә башкарган “Йә илаһи” җырына чыгыш ясаган икән. Бу хәбәрне алгач сөендем, әлбәттә. Ул вакытта әле ул танылып кына килүче спортчы иде. “Инстаграм”дагы дуслары да күп түгел иде. “Матур шуасың”, – дип яздым. Ул рәхмәт әйтте. Шуннан аралашып киттек. Күңелендә татарлык бар Камиләнең. Казанга килгәч, күрештек. Әле дә истә: сәгать кичке 4тә Муса Җәлил һәйкәле янында очрашабыз дип сүз куештык. Аңа бүләк алам дип соңга калдым. Ә ул спортчы буларак вакытында килгән, бүләк тә алырга өлгергән”, – дип искә ала Сәйдә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/74840/

Бәйле