Апас районының Сатмыш авылында яшәүче 33 яшьлек Ринат Хаҗипов биш баласы белән тол калган. Бер атна элек хатыны Раиса мәңгелеккә күзләрен йома. Ринатның иң олы баласына – 13, кечкенәсенә әле 11 ай гына. Ир хатынын югалту хәсрәте белән яна, сабыйларга әниләре кирәк!
– Без Башкортстанның Әлшәй районыннан. Әле менә Раисаны җирләп, Апаска кайтып барыш. Үзенең васыяте буенча туган авылына җирләдек. Хатынымны соңгы юлга озатыр өчен районнан машина бирделәр. Биш балам белән юлга чыгып киттем. Сабыйларым кечкенә булса да, әнисез калганнарын аңладылар инде. Әниегез хәзер безнең йөрәктә яшәячәк, дидем. Аларны да зиратка алып бардым. Үсә төшкәч, соңгы юлга нигә бергә озатмадык, дип йөрәкне өзәрлек булмасын, – ди Ринат. – Хатынымның Татарстанда яшисе килгәч, ике балабызны алып, Казанга килеп урнашкан идек. Аннары ана капиталына йорт сатып алып, Апас районына күчендек. Бу якларны бик яратып, матур гына яши башладык. Тик гомер юлын ахыргача бергә үтәргә насыйп булмаган икән. Туган ягымда каласым килмәде, торган җиребезгә ияләндек. Үз өебезгә кайтасыбыз килә.
Раисага бары 33 яшь кенә була. Моңарчы авырыйм дип бер дә зарланмый ул. Тупырдап торган биш бала таба. Әле кечесен тапкач та, сәламәтлегенә зарланмый. 2021 елның декабрь ахырында кинәт ашказаны авырта башлагач та, катлаулы чир икәнен белештермиләр.
– Хатыным бик көчле авыртудан зарланды. Ашказаны тирәсе түзеп булмаслык итеп кисә иде. Район хастаханәсенә киттек. Андагылар икенче көнне үк Казанга җибәрде. Хатыным Республика клиник хастаханәсендә ай ярым ятты. Гыйнвар башында катлаулы операция булды. Раисаның үт куыгын, ашказаны асты бизен алып ташладылар. Бар да артта калган кебек иде, – дип искә ала Ринат.
Февраль башында Раисаны өенә кайтаралар. Хатынының хәле авыр икәнен иренә берәү дә әйтми. Ринат аның тереләсенә өметләнә. Хатын үзе дә берни сиздерми. Тик өйгә кайткач, авырту кабат көчәя. Ашаудан калган Раиса соңгы теләген җиткерә: «Әгәр терелә алмасам, балаларны ташлама».
– Мин ул чакта ул сүзләрне сызлануга түзә алмаганга әйткәндер дип уйладым. Менә хәзер аңладым инде – Раиса китәсен белгән икән. Бәлки Казан табиблары үзенә дә әйткәндер, – ди Ринат. – Мин аны иртәгәсен Апас хастаханәсенә алып киттем. Хәле начарлангач, төнлә аны реанимациягә күчерделәр. Иртәнге җидедә берничә минутка янына керттеләр. Ярты сәгатьтән хирург чакырып алып, хатынымның үлгәнен җиткерде. Шунда бар тормышым күз алдыннан узды. Уемда сабыйларым иде. «Ничек яшәрмен, нигә шулай иртә киттең?» дигән сорау белән җанымны телгәләдем. Тик елап утырып булмады. Өйдә биш балам көтә бит.
Ринат, балаларымны үзем үстерәчәкмен, ди. Тиздән хатынының туганнары, үзенең апалары да Апаска киләчәк.
– Ничек тә яшәрбез әле. Бала күрмәгән ир түгел мин. Алла боерса, бу хәсрәтне бергәләшеп җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм. Район кешеләре ярдәм итә, җитәкчеләр ташламый. Әле менә фатирга чират торабыз. Балалар бәхетенә анысы да булып куйса, тормыш җиңеләер иде. Дөньяның бар яме – сабыйларымда. Мин аларны кеше итәргә, аякка бастырырга тиеш. Балалар буй җитмичә, үзем турында уйламыйм да, – ди ул. – Никадәр тырышсам да, әниләре була алмам. Әмма бар җылымны, назымны бирермен. Газиз балаларыма карагач, күңелем тула. Тик еларга ярамый. Раиса шатланып ятсын өчен, без матур итеп яшәргә тиеш. Ышанам – бар да яхшы булыр.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/74936/