Гүзәл Әхмәтова дошманының битлеген ерткан

Гайбәтчене җырчы гафу итәрме?

Билгеле җырчы Гүзәл Әхмәтова үзе турындагы ялган фактларны ишетеп түгел, ә менә шул нахак сүзләрне кем язганын белеп таң калган.

«Сәлам, дуслар! Беләсезме нәрсә әйтәсем килгән иде: хәзер күп кенә ялган аккаунтлар барлыкка килде бит инде, име, «псевдоаккаунт»лар дим мин аларны. Ягъни үзләренең чын исеме белән түгел, ә башка исем белән ачылган битләр. Шундыйларның берсе минем турында төрле гайбәтләр язган булган икән. Миңа моны дусларым җибәрде. Үзем күрмәгән дә идем (андый нәрсәләр белән кызыксынганым юк).

Бу кеше шәхси тормышым турында фактлар язган, имеш. Берәрсе дөрес булса, мин инде бер сүз дә әйтмәс идем. Әллә нинди тозсыз, тузга язмаган нәрсәләр язган бит. Бу кешенең кем икәнлеген ачыклагач, җәмәгать, миңа шок булды, шаккаттым… Безнең коллега, безнең белән бергә эшләгән кеше!.. Әллә нәрсә булганда да, мин ул артист турында шундыйдыр дип уйлый алмас идем…

Бу кеше мине генә түгел, башка артистларны да чәйнәп, төрле ямьсез сүзләр язып утыручы икән. Инде хәзер сорау туа… Ул аннан нинди ямь, тәм таба? Ник кирәк ул аңа? Шундый кешеләр әзрәк булсын иде. Нахак сүзләр белән шушы матур тормышны пычратмасыннар, кешеләрне хурламасыннар иде. Өч көнлек дөньяда мәрхәмәтлерәк булыйк әле.

Син мине ишетерсең дип өметләнәм, шәт, бу эшеңә нокта куярсың…» — дигән Гүзәл Инстагрммдагы язмасында.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-02-20/g-z-l-hm-tova-doshmanyny-bitlegen-ertkan-2699958

Бәйле