Рәфинә Ганиуллина: «Әниемә ошарга тырышуы…»

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Шул уңайдан танылган ир-егетләрнең тормыш иптәшләре белән көчле затларга хас сыйфатлар, балачактагы һәм бүгенге идеаль ир-ат образы турында сөйләштек.

Рәфинә Ганиуллина: «Әниемә ошарга тырышуы җәлеп итте»

– Кечкенә чакта иптәш кызларым, я булмаса сеңелләрем белән егетләр турында сөйләшкәндә, без, беренче чиратта, чибәр, чиста күңелле егет булсын, дип тели идек. Аның әти-әниләренең дә кем булуы да, үзенең кайда эшләве дә, байлыгы да мөһим түгел иде. Бер сүз белән әйткәндә, «Титаник» фильмындагы Джек кебек (Леонардо Ди Каприо. – Ред.) егет кирәк иде безгә ул чакта. Ә инде үземне аңлап, таный башлагач, минем үз тормышымны иҗат кешесе белән бәйлисем килде. Аллага шөкер, юлымда нәкъ шундый егетне очратырга насыйп булды. Ул вакытта Рәзилнең иң истә калган сыйфаты – аның игътибарлылыгы. Ул мине һәрвакыт диярлек кечкенә генә булса да бүләк белән сөендерергә тырыша иде. Әни белән танышырга килгәндә дә, Кукмарага концерт белән барган җиреннән шунда тегелгән башмаклар алып кайткан иде. Менә шул бүләге бигрәк истә калган. Миңа гына түгел, әниемә дә ошарга тырышуы аеруча җәлеп итте мине.

Рәзил – бик игътибарлы әти – менә шул сыйфатын аеруча хөрмәт итәм. Бәлки бу безнең әтисез үсү белән дә бәйледер. Ир-атларның балаларына һәм, гомумән, гаиләсенә яхшы мөгамәләдә булганнарын өстен күрәм. Улларымның да гаилә җанлы булуларын теләр идем. Кешенең эше, яшәвенең мәгънәсе дә, гомумән, бөтен булмышы гаилә белән бәйле. Кешенең гаиләсендә, өендә тәртип булса, эшендә дә, башында да, күңелендә дә тәртип булачак дип саныйм мин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/75102/

Бәйле