22. 02. 22 — Бүген нәрсә булыр?..

“Биш “2” көнендә күк йөзен кара көл каплар”, — дигән Ванга. Белгечләр моны төрлечә аңлата.

Кайберәүләр күрәзәченең бу фаразын җиргә зур астероид төшәчәге белән аңлата, икенчеләре атом коралы кулланылган дөнья сугышы башлануын әйтә. Ванга әйтүенчә, һәлакәттән соң кешеләр алты ай кояшны күрмәячәк икән.

Ләкин Ванга яхшы үзгәрешләр булачагын да фаразлаган. Ул “ике дәүләт башлыгы кулларын кысышачак һәм Русиягә кайбер славян дәүләтләре кире кайтачак”, — дигән.

Шулай да бүгенге көнне 22. 02. 2022 дип укысак, бүген алты “2” көне. Биш “2” декабрьдә булачак. Кайберәүләр нәкъ бүгенге көнне Ванга һәлакәт фаразлаган, ди. “Җирне көл каплар, су ярларыннан чыгар”, — дигән икән күрәзәче. Кызганыч, Ванга исән түгел, беркем дә моның төгәл генә нәрсә аңлатканлыгын сорый алмый…

Шулай да барысы да әйбәт бетәчәгенә өмет бар, чөнки күрәзәче “Көзгедәй датаны кешелек үтә алачак”, — дигән.
Исән булыйк, яхшылыкка ышаныйк!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-02-22/22-02-22-b-gen-n-rs-bulyr-2702699

Бәйле