Ятим баланың Интернет челтәрендә күргән тетрәндергеч язмасы күпләрне гаҗәпләндерде.
Бу язма белән баланың нәнәсе “Одноклассники” социаль челтәренең “Гаилә” төркемендә бүлешкән. Анда ул 6 яшьлек баланың әтисенә багышланган җан тетрәткеч хатын да бастырган.
“Владимирның (исеме үзгәртелде) әтисе полиция хезмәткәре булып эшләде. Шуңа күрә дә мин аңа һәрвакыт әйттем: “Синең әтиең батыр иде”, – дип. Кызганычка каршы, балага өч яшь булганда аның әти-әнисе юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булды.
Менә икенче ел рәттән Владимир 23 февраль һәм 8 март көнне аларга багышлап хат яза һәм ишек төбенә чыгарып куеп, кошлардан хатны аларга җиткерүен сорый.
Быел әтисенә багышланган хатта, рәсем төшергән, һәм: “Әтиемне күргәнем булмаса да, батыр икәнен беләм!..” – дип язып куйган.
Мин бу хатларны җыеп барам, бәлки, үскәч үзе укыр. 8 мартка әнисенә язган хат белән дә сезнең белән уртаклашырмын әле”, – дип язган ул.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-02-23/tiemne-k-rg-nem-bulmasa-da-batyr-ik-nen-bel-m-2703750