Бу дөньяда шундый хәлләр дә була икән…
“11 ел элек ирем белән аерылыштык. Без – икебез дә авыл балалары. Өйләнешкәч, шәһәргә күчеп, фатир сатып алдык. Биш ел бергә тормыш кичергәннән соң аерылышырга булдык. Ә закон буенча фатирның яртысы аныкы. Аны сатарга беребез дә риза түгел.
Аерылышкач та бергә яшәдек. Ул – бер бүлмәдә, мин икенчедә. Шулай 6 ел тордык. Ә өч ай элек ул бер хатын алып кайтты. Алар рәсми рәвештә өйләнешкән, куып чыгара да алмыйм. Дусларга: “Иремнең сөяркәсе белән бергә яшибез”, – дип сөйлим, ышанмыйлар.
Башка сыймаслык хәл шул. Ничек кенә булса да уртак тел табарга тырышып яшибез инде”, – дип язган ул.
Дуслар, ә сезнең танышларыгыз арасында шундый тормыш кичерүчеләр бармы? Аларга нинди киңәш бирерсез?
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-02-24/iremne-s-yark-se-bel-n-berg-yashibez-2705676