“Тәки синең кулга калдым бит, диде”

Каенанам нигәдер мине яратмады.

Без ирем белән олыгаебрак өйләнештек. Мин Казанда яши, эшли идем. Ирем авыл егете. Кияүгә чыккач, ике ел авылдан Казанга йөреп эшләдем. Каенанам нигәдер мине яратмады. Юкса, эшләгән акчаларымны да тиененә кадәр кайтарып бирдем. Иртән торып, сыер савып, кухня якларын юып, эшкә ашыга идем. Ә ул аның саен тиктомалдан да авыр сүзләр әйтә. Бервакыт шулай әйткәләшкән вакытта болай дидем үзенә: “Әни, нигә инде шундый сүзләр әйтәсең? Яшәрүгә таба бармыйсың, авыру дигән нәрсә дә бар. Син бит минем кулга каласы кеше, Алла сакласын. Шул турыда уйла әзрәк”. Әни миңа: “Синең кулга каласы кеше түгел мин”, – диде.

Декрет ялына чыккач, ирем белән Казанга күченеп киттек. Ике бала алып кайттык. Атна саен авылга кайтып, өйләрне җыеп, юып, ашарга пешереп, әти-әнине мунча кертеп килә идек. Шулай бер кайтуыбызда әни хастаханәгә эләкте. Ике аягына да гангрена булды. Бер ел буе йә утырып, йә ятып кына торды, йөри алмады. Бер кайтуыбызда әнине беребез баш ягыннан, икенчебез аягыннан күтәреп, ирем белән бергә мунчага керттек. Әнине чишендереп урындыкка утырттым да, алдына су куйдым. Куллары хәрәкәтләнә, шуңа үзе юына иде. Үзем исә әнинең чүпрәкләрен юарга тотындым. Шуннан ул ике кулы белән битен каплап, елап җибәрде. “Абау, әни, ни булды?” дим. “Болай булыр дип уйламаган идем, мин бит сиңа күпме авыр сүзләр әйттем, рәнҗеттем. Ә син бик әйбәт кеше булып чыктың. Мин тәки синең кулга калдым бит”, – диде. “Әни, син әйттең, мин оныттым. Елама, яме, кирәкми”, – дидем. Әниебез 84 яшендә бакыйлыкка күчте. Соңгы сулышын алганда янында булдык, безгә бәхиллеген биреп китте.

Мин инде хәзер үзем дә олы кеше. Киленем белән киявем бар. Ләкин алар безнең белән тормый. Шуңа да аларга да, безгә дә яхшы. Кызыбыз белән кияү башка шәһәрдә яшәгәнгә, аларны күрмибез дә. Ә малай белән килен атна саен киләләр. Киленем башка милләт кешесе. Дүрт ел язылышмыйча яшәделәр. Күптән түгел никахларын рәсмиләштереп кайттылар. Килгәндә бер кочаклап үпсәләр, киткәндә тагын бер үбәләр. Бергә яшәсәк, башкачарак булыр иде әле. Тормыш бит ул үзе бер театр, хатын-кызга шәп актриса булырга, якыннарына матур сүзләрне жәлләмәскә кирәк. Соңгы килүендә киленнең колагына гына: “Я тебя люблю”, – дидем. Ул да: “Я вас тоже, әнием”, – диде. Малаема: “Беркайчан да хатын-кызга кул күтәрмә, әрләшкән вакытта урамга чыгып кит тә, берәр сәгать йөреп кер, кайтканда бер генә булса да чәчәк алырга онытма. Шулай эшләсәң, синнән дә әйбәт кеше булмас”, – дим. Татарда “килен кеше – ким кеше” дигән әйтем бар. Мин моның белән килешмим. Ул да бит кемнеңдер газиз баласы.

Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/t-ki-sine-kulga-kaldym-bit-dide/

Бәйле