Украинада һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре күпме алачак?

Россия Иминлек советы утырышы алдыннан Президент Владимир Путин Украинада махсус операция барышы һәм анда Россия хәрбиләренең роле турында махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

Путин сүзләренчә, махсус операция план буенча, график нигезендә бара, аның барышында куелган барлык бурычлар да уңышлы хәл ителә.

Украинадагы операцияләрдә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре — 7 миллион сумнан, ә яралылар 3 миллион сумнан артык акча алачак. Шулай ук Путин Украинада һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә өстәмә рәвештә 5 миллион сум акча түләргә кушты.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2022-03-04/ukrainada-lak-bulgan-h-rbil-rne-gail-l-re-k-pme-alachak-2714564

Бәйле