Иренә ялынып, ялварып, көйләп-үтенеп тә тормышлары бармагач, Таңчулпан Ходайдан ялгызлык бирүен сорады.
Кырык сигез яшьлек ирен фаҗигале хәлдә югалткан Таңчулпан турында халык төрлесен сөйләде. Берәүләрнең күзе хатынга ире калдырган байлыкка кызыкты. Ике катлы иркен таш йорт, аңа терәлеп торган зур гараж, берсеннән-берсе затлы ике машина.
Икенче берәүләр, киресенчә, Зәвир кебек уңган, тырыш, булдыклы ирне югалтып, кырык дүрт яшендә тол калган хатынны кызганды. Өченчеләрне ире белән егерме елдан артык бергә гомер иткән Таңчулпанның каты бәгырьлелеге гаҗәпләндерде. Ире үлү хәбәрен ишеткәч тә, аны җир куенына иңдергәндә дә, җирләп кайткач та ник бер тамчы күз яшен күрсәтсен! Әтисе кайгысыннан кызы Әлфинурның озын керфекләре кипмәде бу арада. Хәтта улы Фаилнең дә күзләре кызарган иде. Зиратта Зәвирне озатырга килгән күпләр аның хакында бик җылы сүзләр әйтте. Ә Таңчулпан, тирә-яктагы таш сыннар кебек, өнсез-сүзсез катып тора бирде.
Кара күзлеге аша хатынның ни кичергәнен беркем дә белмәде. Зәвирне җирләп кайткач, халыкны ашханәгә җыеп, тиешле догасын укыттылар. Таңчулпан авыр чакта терәк булган туганнарына, дусларына зур рәхмәт әйтте. Болай да басынкы, тыныч тавышы гына урыны-урыны белән өзелеп куйды. Халык таралды. Таңчулпан якыннары белән генә калды.
Буш, караңгы өйгә алар кичкырын гына дүртәүләп кайтып керде. Әлфинур бу авыр минутларда әнисе яныннан китмәскә тырышты. Фаил, әтисен эзләгәндәй, гаражга чыгып китте. Таңчулпанның сеңлесе Рәхилә диванда хәрәкәтсез утырган апасын юатыр өчен кирәкле сүзләр таба алмыйча азапланды. Хәер, Таңчулпан аны ишетерлек халәттә түгел иде. Ул бүген үзе генә белгән дөньяда, әллә кайда иде.
Әйе, бүген барысының да миен бер уй әрнетә – ничек болай килеп чыкты соң? Нигә якын кешеләре бүген алар белән түгел? Нишләп ул, гөрләтеп яшәр урында, салкын гүрдә ята? Авыр тынлыкны бозар өчен Әлфинур телевизорны кабызып куйды.
Йончыган, арыган әнисен Әлфинур икенче катка, йокы бүлмәсенә озатып куйды. Өстенә җайлап йомшак җәймә япкан кызының кулларын әнисе бер мизгелгә тотып алды да, әкрен генә кысып куйды. Сеңлесе, килеп, бала сөйгәндәй башыннан сыйпап китте. Үзен генә калдырмаска тырышкан кызы белән сеңлесен Таңчулпан бүлмәдән чыгарып җибәрде. Шулай да, йөрәгеңне кайгы суырган бу мизгелдә мондый якыннарың булу ничек яхшы… Алар булмаса Таңчулпан ялгызы ни кылыр иде?
Әлбәттә, аны йокы алмады. Көне буе тыеп килгән яшьләре, йомылган керфекләре аша бәреп, иреккә чыкты. Менә шулай, эчендәген кешегә күрсәтмичә, гомере буена тыелып, басылып яшәде Таңчулпан. Төннәрен генә юеш мендәрен кочаклап бушанды. Зәвир кунарга кайтмаганда, аны көтеп, тәрәзә янында таңга кадәр капкадан күзен алмыйча басып торган чаклары булды. Ул өйдә чакта да ун кеше сыярлык киң караватның читендә яткан ире белән үзе арасындагы салкынлыктан өшеде Таңчулпан. Күңеле туңды. Хатынына аркасын куеп йоклап киткән иренең сулыш алуын тыңлый-тыңлый, кавышкач та бианасы биргән тар гына сиртмәле караватны, икесенә дә җитә торган уртак юрганны сагыш белән искә алды. Тар караватта бер-берсенә сыенып диярлек ятып, иренең үпкәсе озакка бармый иде. Нигә алдылар алар араны ерагайткан бу киң караватны? Хәер, карават кына гаеплеме икән?.. Җиргә сеңеп беткән иске өйләрендә алар нинди бәхетле иде! Кешедән калган җимерек йорт булса да, үзләренең җылы куышына сөенделәр. Шул бәп-бәләкәй өйдә ике балалары туды. Өч тимер карават, зур гына мич, ике өстәл торган өй аларга бер дә кысан күренмәде.
Башта бәхетеннән очып йөргән хатынны соңгы елларда ике катлы яңа йортлары сөендерми дә башлады. Әллә ничә бүлмәле йортта ир белән хатын бер-берсен күрмәде дә диярлек. Башта гаражында кешегә машина көйләп, соңрак машина төзәтү буенча үз эшен ачкан Зәвир, шушы биек йортны салам дип, көне-төне эшләде. Яшәп яткан район үзәге зур гына. Клиентлар җитәрлек. Кешедә машина күп. Зәвирнең эше уңышлы барды. Өстәвенә, Таңчулпан чирканып-иренеп тормады, мал үстереп сатты. Икәүләп тырыша торгач, тормышлары алга китте. Балаларын үстереп, укырга керттеләр. Ике катлы зур өйнең ишегалдына таштан мунча, гараж салынды.
Икесенә дә затлы машина алдылар. Зәвир элекке кебек мазут-майга батып, машина астында ятмады, кеше яллап эшләтте. Соңрак машина кирәк-ярагы сату кибете дә ачып җибәрде. Тик өйдә байлык арткан саен аралары суына барды. Зәвирнең моңа хәтле Таңчулпан белмәгән “текә” дуслары барлыкка килде. Эше яхшы барсын өчен Зәвир урында эшләгән кирәкле кешеләр белән танышты. Соңгы арада гаиләсеннән читләшә башлаган ир күп вакытын яңа дуслары, файдалы танышлары арасында үткәрде. Бай ирләр янында җиңел акча яратучы җилбәзәк хатын-кызлар чуалырга ярата, Зәвир дә хатынына бирә алмаган назын башка яшь, дәртле хатыннарга бирде. Өенә кунарга кайтмый калган чаклары күп булды. Нинди сабыр холыклы Таңчулпанның да түземлеге бетте. Тормыш ямен тавыш-гауга бозды. Хатын яратып тормышка чыккан ирен танымас булды. Әйе, байлык кешене үзгәртә икән шул. Кызганыч, бөтен кешене дә яхшы якка түгел… Күбрәк киресенчә. Зәвирнең төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы, сөйләшүенә хәтле үзгәрде. Яшь чагында Таңчулпанны сокландырган, бүрек кебек күпереп торган чәчләрен заманча пәке белән кырып, бармакларына калын ялтыравык балдаклар киеп алган ир түгәрәк корсак үстереп җибәрде. Байлык ягыннан үзенә җитә алмаган күрше-күлән, дуслар онытылды. Башта бер-ике тапкыр хатынын алып, соңрак акча яраткан яшь туташларны ияртеп, Зәвир еракка ял итәргә йөрде. Үзен шулай ачыктан-ачык мыскыллаган иреннән бизгән Таңчулпан, сабырлыгы бетеп, аерылырга булды. Тик байлыгын, акчасын бүләсе килмәгән ире үзенчә, үзенә ошаганча яши бирде.
…Таңчулпан торып, тәрәзә янына килеп басты. Тышта сибәләп яуган җәйге яңгыр хатынга кушылып елый кебек… Иренең кайтканын көтә-көтә күпме төннәр үткәрде Таңчулпан бу тәрәзә янында.
Хыянәтенә түзә алмыйча, ачынып, Зәвирне каргаган чаклары да булды. Хатынның йөрәген гаеп тойгысы телгәләде: “И, Ходаем, каргышым төштеме әллә?..” Күңелендә үкенечкә якын хис тойды ул. Иң кадерле, иң газиз еллары шулай үткән өчен… Гаилә учагы менә шулай аянычлы сүнгән өчен. Өмет-хыяллары киселгән өчен…
Ялтыравык байлык дөньясында күзе чагылган ирен югалткан өчен.
Иренә ялынып, ялварып, көйләп-үтенеп тә тормышлары бармагач, Таңчулпан Ходайдан ялгызлык бирүен сорады. Парлы булса да, Таңчулпан өчен мондый тормышның яме калмады. Балкып торган дөньялары сөендермәде. Мәхәббәт җепләре өзелде. Арага тирән упкын ятты. Күзен байлык, гөнаһ элпәсе томалаган Зәвир шул чоңгылга төшеп юк булды. Машина газына агуланып үлгән Зәвирне яңа гына мәктәп тәмамлаган бер кыз белән бергә эчке яктан ябык гаражда киемсез килеш таптылар. Бер нәрсәне дә үзе белән алып китә алмады бай Зәвир. Барысы да өелеп җир өстендә калды.
Менә… Таңчулпан сораган ялгызлык та килде. Тик бәхет кенә юк… Ничек яшәргә?.. Ничек онытырга барысын да? Кайдан, кемнән дәва эзләргә? Балаларга ничек элеккечә терәк була алырга? Ничек бөгелмәскә? Балалар тиздән тагын китәрләр. Берсе укый, берсе эшли. Аларның үз тормышы. Бу зур, буш йортта ничек яшәргә? Теләп алган ялгызлыкка ничек түзәргә? “…Эх, әнкәй исән булса!..” Юк шул! Таңчулпанның дөньяда иң газиз кешесе моннан өч ел элек мәрхүм булды. Өе авылда буш тора. Сеңлесе Рәхилә гаиләсе белән аръякта гына яши. Таңчулпан шкафтан әнисенең төсе итеп саклаган җиңсез, яшел бәрхет камзулын эзләп тапты да, өстенә киеп куйды. Йомшак бәрхеткә борынын төртте. “Әни исе килә…” Хатынның йончыган, өшегән гәүдәсенә җылы булып китте, әйтерсең лә, иңнәрендә әнисенең кытыршы кулларын тойды. Бик авыр чакларда бер генә кайтып егылмады Таңчулпан әнисе бусагасына. Күңеленә әнисенең сүзләре килде: “Балам, тормышыңда ни генә булмасын, туган йортың барлыгын онытма. Монда яралы йөрәккә туфрак сипсәң, туфрак та дәва…” Үз йортын, дөньясын, тормышын ташламас Таңчулпан. Өеңне ташлап чыгып китеп кенә барысы да җиңел генә онытылмас. Шулай да әни йортына кайтып килергә кирәк. Әнкәй үзе булмаса да, анда әниле һава бар… Ул һавада эленеп калган әнкәй тавышы бар… Идәндә ул баскан эзләр бар… Әнкәй эчкән чишмә суы бар… Дәвалы туган туфрак бар…
Төне буена керфек тә какмаган Таңчулпан тәрәзә янына килеп, аны киереп ачканда тышта сибәләп яуган җәйге яңгыр туктаган, офыкта алланып таң атып килә иде.
Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/sorap-algan-yalgyzlyk/