Ринас Әхмәтов: «Татар эстрадасы үз юлын ниндидер дөрес түгел юл белән…»

-- Лейла

Автор-башкаручы, бик күп көйләр авторы, шәһәрдәшебез Ринас Әхмәтов белән иҗаты, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

– Ринас, сүзне иҗат юлыгыздан башлыйк әле. Сәхнә тормышына ничек килеп эләктегез?

– 5 яшьтән үк мине әнкәйнең әтисе – бабакаем бәләкәй гармунда уйнарга өйрәтте. Кызыл гармун иде ул. Аннары 11 яшьтә әткәй туган көнемә тальян бүләк итте. Мәктәптә укыганда исә синтезатор алып бирделәр. Абыйларым да синтезаторны яратты, әмма иң сөенгәне мин булдым. Уен коралларына мондый кызыксынуымны күреп, әткәйләр олырак гармун, баян, гитара алып бирделәр. Мин аларда да уйнарга өйрәндем. 2000 елда исә сәхнә эшчәнлегемне Виталий Агапов җыр театрында башлап җибәрдем. 2007 елда ук беренче сольный концертымны куйдым, монысы да бик бәхетле көннәр буларак истә калган. Ә 2008 елда исә җырлар яза башладым.

– Балачакта кушаматыгыз бар идеме?

– (Көлә). Бар иде шул! Ринакас дияләр иде миңа! 

– Нәселегездә җырчылар бармы? Җырлау сәләте кемнән күчкән?

– Бар! Нәселебездә бөтенебез дә җырлый! Горурланып әйтәм, әткәем, мәрхүмкәем, гармунда да уйный, матур итеп җырлый да иде… Әнкәемнең җырлавы – гел искиткеч! Аның апалары да матур итеп җырлыйлар. Моннан тыш үземнең апаларым да, абыйларым да җырлыйлар, өздереп гармунда уйныйлар. Сәхнәгә чыгып китүче бер мин, төпчекләре!

– Җырлар ничек һәм ни рәвешле языла? 

– Күз алдыгызга китерегез: утырам мин шулай, кем белән булуым мөһим түгел, җыр үзе килә миңа. Андый вакытта тиз генә синтезаторны яки башка инструментны кулга алып, көйне теркәп куям. Әгәр сүзләре ошамаса, автор белән аның сүзләрен үзгәртәбез. Кемдер бит көйләрне төштә күрдем, уянгач, аларны язып алдым, ди. Минем алай түгел! Утырып торган җирдән күңел үзе куша, уйнарга өнди, эчтә нидер кайный башлый!

– Җырларыгыз кыйммәтме?

– Җырларның бәясе кемгә ничек инде. Кемгәдер бушка да бирәм, кемгәдер аз бәягә… Ничек сөйләшүгә дә карый. Бартер формасында да эшләгәнем бар. Җырларымны дусларча – болай гына да «биреп җибәргәнем» шактый.  

– Җырларыгыз ни турында? Балалар өченме, юкмы? 

– Балалар өчен мин ике җыр иҗат иттем. Аларның икесе дә олы кызыма багышлап язылды. Җырның көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем. Ул җырларны балалар да бик яратып җырлый ала. Ә болай күпчелек җырларым мәхәббәт, тормыш турында. Аларын мин бик теләп һәм бик яратып башкарам. 

– Җырчы кешегә тавышны ничек сакларга?

– Салкын су эчмәскә, диләр инде… Салкын минераль су һәм салкын сөт тә ярамый. Салкында урамда йөргәндә дә, авызың белән суламасаң, үзеңне дә, тавышыңны да саклап калырга була. Мин бу киңәшләрне үтим. Башка артистлар бәлки башкачадыр. 

– Иң яраткан җырыгыз бармы? Ни өчен? 

– Иң яраткан җырым – Айдар Минһаҗев сүзләренә язган «Дәшми уздың» дигән җырым. Аны Алинә Даутова башкара. Нәкъ шул җыр күңелемә кереп калды… Белмим, нигә алай ул?! Аның көе шундыймы, сүзләре башкачаракмы, башкаручысы үзенчәлеклеме?.. Бер дә әйтә алмыйм! Әмма шул җырым – күңелемнең иң түрендә!  

– Дуэт турында нинди фикерләр? Яздырганыгыз бармы? Бәлки берәр җырчы белән дуэт яздырырга теләк бардыр?

– Дуэтны үземнең группадагы кыз – Лилия Хәсәнова белән башкарган бар. Концертларда җырлыйбыз, тик әлегә радиоларга бирелмәгән. Бик матур җыр ул, көен үзем иҗат иттем. Шулай ук Зөлфия Тимерова белән дә икәү җырлар башкарабыз.

– Бүгенге эстрада нинди ул?

– Эстраданы аңлатырлык та, аңлый торган да түгел. Без – артистлар – халыкка нәрсә кирәк икәнен дә белмибез… Һәм халык та артисттан нәрсә кирәк икәнен белми башлады. Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның әйткән бер сүзе искә төште: «Хәзер халыкка моң кирәк түгел, халыкка шоу кирәк»! Кызганычка каршы, безнең татар эстрадасы үз юлын ниндидер дөрес түгел юл белән алып китә башлады… 

– Шәхси тормышыгыз турында сөйләп китсәгез иде. Балаларыгыз?

– Өч кызым бар, Аллаһка мең шөкер. Самира, Амелия һәм Риана – минем якты йолдызларым, бәхеткәйләрем! 

Ринас Әхмәтов өчен блиц-опрос

– Гаиләгездә акча кем кулында?

– Гаилә бюджетыбыз уртак, үзара чикләүләр юк. 

– Сез көнче кешеме? Хатыныгыз сезне көнләшмиме?

– Көнләшү бар, әлбәттә. Яраткан кешеңне барыбер көнлисең ул. 

– Бүгенге көндә нинди максатлар белән яшисез?

– Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсә, саулыгымнан аермаса – максатларым бихисап минем. Ләкин әлегә сер булып калсын.  

– Ничек ял итәсез?

– (Көлә). Баш астына мендәр куям, юрган ябынам һәм ятып торам – шуннан да рәхәте юктыр! Мөмкинлек булганда, җылы якларга да барып кайтырга тырышабыз. Юк икән, шул мендәр кала инде (көлә). 

– Нәрсә яратасыз? 

– Иң яраткан ризыгым – мантый. 

– Төп тормыш принцибы нинди?

– Уңышлы һәм сәламәт булырга! Бар нәрсәдә стабильлек булса иде! Аннары шунысы да бар: үзем теләгән теләкләремә ирешеп, әйбәт кенә тормыш алып барырга!

– Дусларыгыз бармы? 

– Бар, берничә. Чын дус иткән кешем дә бар. Ул минем барлык халәтемне аңлый. 

– Дошманнарыгыз бармы?

– Алар да бардыр…

– Тормышта сез нинди кеше?

– Минме… мин – нормальный кеше. 

– Үз-үзегезгә нәрсә теләр идегез? 

– Сәламәтлек, уңыш!

– Берничә дистә елдан үзегезне кем итеп күзаллыйсыз?

– Аллаһы Тәгалә тарафыннан кем булуым язылган, димәк, шул кеше булачакмын.

Гөлия Ибатуллина.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/rinas-khmtov-bgenge-tatar-estradasyn-alatyrlyk-ta-alyy-torgan-da-tgel

Бәйле