Ябыгу өчен бер дару да җитә!

-- ГолияУфа

Ниһаять, җиңел генә ябыгу ысулы уйлап тапканнар!

“Steroids” журналы ябыгу өчен дару барлыкка килүе турында белдерә. Аны Американың Техас университеты галимнәре уйлап тапкан.

Анда язылуынча, UTSA дип аталган яңа препарат симерүдән спорт белән шөгыльләнмичә дә котылырга мөмкинлек бирә. Матдә симерү тудыручы P4508B1 цитохромы ферментына каршы тора.
Эш барышында галимнәр лаборатория тычканнарына җиде көн дәвамында әлеге ферментны биргән, шул ук вакытта аларга күпләп май һәм шикәр ашатканнар. Тәҗрибә вакытында хайваннарның тән массасында бернинди үзгәрешләр дә күзәтелмәгән.
Әлеге дару йөрәк авыруларына каршы көрәштә дә файдалы. Даруны озакламый кешеләрдә сыный башлаячаклар.

Фото: dom-prestarelyh.net

Бәйле