Улым өйләнгәнән бирле, аларга кунакка йөрү яраткан шөгылемә әйләнде. Кунак ул — өйгә көтелмәгән шатлык һәм мәшәкатьләр алып килүче. Мин үземне күңелле мәшәкатьләр китерүче көтелгән кунак итеп хис итәм. Елмаюымны балкытып, ишекне киң ачып барып керәм.
Улларым Чаллыда яши. Оныкны сагынам дим дә бик еш булмаса да ай ярым-ике айга бер кунакка барып, балаларның күңелен күреп, туйганчы торып кайтам. Киленемә рәхмәт инде, ничек итсә итә:
‒ Әни, син килгәч,әзерне генә ашап, биш килограммга симердем, фигурам бозыла, ‒ дип, тизрәк кайтыр якка үз акчасына Уфага кадәр билет юнәтеп, озатып җибәрү чарасын күрергә тырыша. Район үзәге аша электричка йөреп тора, аннан үзем дә кайтам. Кайтып атна үтү белән шылтыратып:
‒ Киленкәем, ябыга башламадыңмы, кайчан килим, — дип борчырга тотынам. Уңай җавап ишетмәгәч, ‒ оныкны сагындым, кайтарып китегез, ‒ дигән булам. Кайтармасларын беләм. Узганында кунак булганнан соң, балалар бакчасына илткәч, көмешке чыгаручы булып уйный, ди. Җитмәсә, иптәшләре чәшке тотып эчәргә чират торалар икән. Өйрәтәсе бармыни, ушлы бит хәзерге заман баласы, син элек тусаң, алар белеп туган. Минем ни белән шөгыльләнгәнне каян искә алуын әйт әле син шул бот буе баланың. Олы киленем каникул вакытында мәктәптә укыган кызын авылга кайтарган иде. Өйдә калдырып, йомыш белән тиз генә кибеткә барырга туры килде.Сатарга кем кушкан диген,үзем юкта, аллы-артлы көмешкә сорап килгән ике кешегә алдан чебен даруын биреп:
‒ Башта монысын үзең сал, күпме салырга кирәклеген белмим, аннан самагунын өстәрмен,- дигәч, товарым бераз үтмичәрәк торды торуын. Чи булса да чөяләр, чибәр түтәгез пешергәч, аннан эшләр хутка китте. Магазинныкын алырга халыкта акча бармыни. Акчалы кеше гел эчеп йөрми, эчсә дә кыйбатлыны, җүнлене эчә. Барсына хөкүмәт гаепле, пенсияне әйбәт түләсәләр, әллә мин көмешкә сатып, алар кайтуга, аз булса да акча ясар идем. Оныкларыма оекбаш бәйләп, рәхәтләнеп, өемдә утырыр идем.
Сагындым, түзәр хәлем юк, дип, җылт итеп барып җитәм. Күчтәнәч төяп тормыйм. Кайда да шул ук берәйбер, кайда да хаклары берчама. Нәрсә пешерәсең, улым ач йөридер, дип җанын ашамыйм. Килен уңган һәм сакчыл: балык кылчыгыннан да аш пешерә. Миңа димәгәе, он болгатып ашагыз, кысылмыйм, әйбәт торсагыз шул җитә дигән булып, киленнең җаена гына сыпырам. Үзе күрмәгәндә, улыма аның килешмәгән якларын тезеп, эчемне бушатам, ничек яшәргә кирәклеген өйрәткәлим. Шулай итми, яшь кеше белеп бетермәскә дә мөмкин. Килен үткер. Улымны тартып алды да нәрсәсе беләндер авызына каратып тота. Аллага шөкер, матур яшиләр, өсләре бөтен, тамаклары тук.
Бу юлы озаграк торылды. Суыкта, әтәч тиресе кидереп йөртеп, бәләкәчемә салкын тидергәннәр, йөткереп, борыныннан су агып тора. Көненә өч тапкыр дүрт төрле дару эчерергә, борынына тамчы тамызып чистартырга, көйләп- чөйләп ашатырга кирәк. Терелде инде дигәндә, каяндыр җил чәчәге эләктерде. Һәр калыккан бөртегенә зеленка сөртә торгач, яшел крокадилга охшап китте. Оҗмахка керәсең, дигәч, әби куркып, анда бала юкмы соң, ‒ дип юкка сорамагандыр. Үзебезнекеләрне үстергән онытылган инде. Әлдә картайгач, Ходай бала бирми әле. Авыру баланы карау рәхәт түгел. Чаллылары үзләренә булсын, тиз генә бу якларга ике аякның берсен дә атламам, дигән уй белән кайтыр якка кузгалдым.
Чир китә, гадәт китми. Ике айга якын түздем-түздем дә, җан азыгы алырга, балаларга барырга булдым. Тиз-тиз генә уйлап, алдан шылтыратмыйча, ашык-пошык юлга кузгалдым. Я кире уйлап куярмын да, бәхет кошым кулдан ычкыныр, дип курыктым. Ничек кирәк алай Уфага килдем. Хәерчегә җил каршы. Кар баскан, күз ачкысыз каты буран булганлыктан, Казан ягына өч көнгә автобусларны ерак юлга чыгармыйлар икән. Кире кайтып китәргәме дип, аптырап утырганда, рәхмәт яугыры, бер таксист автовокзал буйлап:
‒ Кемгә Чаллыга? – дип кеше эзләп йөри.
Кыйбат булса да, ризалашып, бар булган акчамны түләп, ул кушкан урында торган машинага кереп утырдым. Килүемне хәбәр итим, дип шылтыраткычны эзли башладым. Ашыгу белән, аны өйдә онытканмын. Бернәрсә сәерсендерде, нигәдер юлдашларым үзара башкортча сөйләшәләр. Бу йомшак тавышка йокымсырап киткәнмен. Керфекләргә эленгән йокыны куып, күзләремне ачсам, бер дә таныш юлга охшамаган, Чаллыга тигез юлдан барыла иде, биредә урманлы тау арасы. Бик озак алан-йолан карап бара торгач, ниһаять килеп туктадык. Мин киез колак башкортча әйткәнне юньләп аңламый, Чаллыга барасы урынга Учалыга килеп чыкканмын. Ярый кулда йөк юк, ярый кешеләр мәрхәмәтле, шалтыраткычларын биреп торалар, әмма ник бер номерны хәтердән белим. Учалыда бер белмәгән кешеләр белән танышып-дуслашып, өч көн кунак булгач, алып килгән таксистны юллап табып, өйгә кайтып китәргә туры килде. Ак тәүбә, кара тәүбә, яңадан Чаллы дип авызымны ачсамы.
Чыганак: https://vk.com/public100519813?w=wall-100519813_4706