«Улыгыз матур җырлый, ләкин…»

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовка тагын эләккән.

Аларның балалары да сәхнәдә. Кызлары Эллари, Камилла артыннан уллары Самир да халык алдында чыгыш ясаган. Моны алар социаль челтәрләргә урнаштырды.

Самир җырны бик матур итеп башкара, сәхнәдә үзен ышанычлы тота, тавышы да көчле. Ләкин ул рус җырын җырлый. Ә тамашачы баладан татарча җыр көткәндер, мөгаен. Шуңа күрә Гүзәл һәм Илдарның тетмәләрен тетүчеләр шактый.

«Камилла җырлый, мин дә җырлыйм әле, дип сәхнәгә менгән бит Самир. Лайклар куярлармы икән миңа, дип карап утыра инде хәзер», — дип язганнар Гүзәл Уразованың «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә. Лайклар куюын куйганнар. Баланың чыгышына карата комментарийлар икегә бүленгән.

«Менә шулай, дуслар, татар җырчыларының балалары русча җырлый. Болай барса, туган телебезне ничек саклыйк?» «Мескен бала, үз туган телен белми бит, ни кызганыч»,  «Татарча өйрәтегез инде балаларыгызга. Гүзәл, сез бит татар җырчылары, татарча җырласыннар», «Алыгыз әле балаларыгызны сәхнәдән, аларга сезнең акчаларыгыз кирәкми. Нормаль балачак бирегез аларга!» — дип язганнар берәүләре. Калганнар баланың искиткеч матур җырлавы белән сокланган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-29/ulygyz-matur-yrlyy-l-kin-2747300

Бәйле