«Бераз куркып та йөрдем әле…»

Гөлсирин Абдуллина кызына ни өчен бу исемне сайлаган? Юкка түгел икән…

Популяр җырчылар Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов кечкенә кызчыклары Сылуны үстерәләр. Гөлсирин яңа гына әни булган иде кебек, инде Сылу бер айлык сабый булып та җиткән.

Гөлсирин социаль челтәрләрдә кызы турында язып тора. Бәби бүләкләрен дә күрсәтә, дусларыннан бала тәрбияләү буенча киңәшләр дә сорый. Бу юлы җырчы кызларына ни өчен «Сылу» исемен сайлавы турында язган.

«Сылу» дип кем кушты? Каян таптыгыз? Нигә Гөлсылу, Айсылу түгел? Менә шундый сораулар бик күп килә. Һәм җавап итеп язып калдырам.

«Сылу» исеме миңа күптән таныш һәм якын. Минем карт әбинең исеме (бабайның әнисе) Сылу — Сылубикә иде. 

Сылубикә әби, әти-әнием мине роддомнан алып кайткач, бик кадерләп, яратып үстергән. Мин аны үзем дә хәтерлим, Коръән китабы укып, безне күз тиюләрдән өшкереп үстерде, әле гарәпчә яза да иде ул.

Сылу белән йөкле вакытта миңа бер гәзиттән шалтыраттылар. Әби-бабайларыбызның исеме турында сораштыру үткәрәләр икән. Шунда әбиемнең исеме Сылубикә икәнен әйткәч, нинди матур, сирәк, борынгы, ишетелмәгән исем, дип куйдылар. Минем дә башыма чиртте. 

Сылу — шундый матур исем, кызыбыз туса, шулай дип кушасым килә икән. Бик озак кына уйланып, бераз куркып та йөрдем әле Азатка әйтергә. Ошатырмы икән, дим. Ә Азат шунда ук ошатты. Ул вакытта без баланың җенесен белми идек әле, әмма күңелдән кыз — Сылуыбыз булачак дип йөрдек», — дип яза ул Телеграм каналында.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-30/beraz-kurkyp-ta-y-rdem-le-2748839

Бәйле