«Син дустымның улына кияүгә чыгачаксың…»

56 яшьлек ир кызын мәҗбүриләп кияүгә биргән.

Бу хакта кыз «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Гаилә бәхете» дигән төркемдә язып калдырган.

«Мин бай гаиләдә үстем. Балачактан ук нәрсә теләдем, шуны алып бирделәр. Дусларым да шундый ук гаиләдә үскән кешеләр.

Бүген миңа 26 яшь, тик үзем теләгәнчә яши алмыйм. 19 яшем тулгач та әтием: «Дустымның улына кияүгә чыгачаксың», — дип белдерде. Башта бер сүз дә әйтмәдем. Егет белән таныштым. Ярты ел аралашканнан соң аның мина туры килмәгәнлеген аңладым. Тик бу сүзләрне әтинең, егетнең дә ишетәсе килмәде.

Кияүгә чыктым, яшибез. Тик бәхетле тормышта түгел. Ике ел элек үз мәхәббәтемне таптым. Бүген дә качып кына очрашабыз. Иремә аерылышрга да тәкъдим итеп карадым. Ризалашмый. Әти дә: «Аерылышсаң, син мин миңа кыз түгел», — дип белдерде.

Ә мин икенче кешене яратам. Планда икенче урынга яшәргә күчү. Акча җыям да, сөяркәм белән чыгып качачакмын…» — дип язган ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-03-31/sin-dustymny-ulyna-kiya-g-chygachaksy-2751345

Бәйле