«ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» җыентыгы тәкъдим ителде

-- Лейла

«ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» дип исемләнгән халыкара балалар җыры бәйгесенең җыентыгы дөнья күрде.

Әлеге китапта җиңүче исеменә лаеклы дип табылган җырларның текстлары һәм ноталары тупланды. Барлыгы 10 җыр һәм 1000 данә флешка тәкъдим ителде. Шулай ук махсус QR-код буенча һәрбер җырның фонограммасын, видеоклибын да алып була.

Әлеге бәйге балалар өчен татар телендә язылган җырлар белән таныштыра, җыр сәнгате белән кызыксынган балаларны җәлеп итә, аларның җырлау сәләтен үстерә, киләчәктә үз юлын табарга ярдәм итә һәм җырлар аша яшь буында татар теленә мәхәббәт уята.

Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә “ШАЯН ТВ” каналы бәйгедә җиңгән җырларга заманча аранжировкалар ясады, сыйфатлы клиплар төшерде. Аларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкара.

Балалар җыентыкка кертелгән җырларны өйрәнеп төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә чыгыш ясый алалар. Ул мөгаллимнәр һәм җыр укытучылары өчен зур ярдәмлек ролен үти, татар җырларына мәхәббәте булган һәрбер кеше өчен файдалы булып тора.

Җыентыкның онлайн версиясе shayantv.ru сайтында тәкъдим ителгән.

Бәйле