«Чит гаиләдә тәрбияләнгән улымны читтән генә күзәтеп йөрим… «

-- ГолияУфа

«Ходай мине кайчан гафу итәр?»

Илдә ел саен 3 меңгә якын баладан баш тарталар. Аларның әти-әниләре арытаба ничек яши икән? Шундыйларның берсе түбәндәгеләрне бәян итте.

«Мин улымны бала тудыру йортында калдырдым һәм аны шунда ук баласыз парга тапшырдылар. Минем инде 5 яшьлек кызым бар иде, ә менә ирем юк. Әни иртә үлде, ә әти өйгә «уйнаштан туган» бала белән кертмәячәген әйтте. Мин аның алдында тезләнеп еладым, ярты ел булса да өйдә яшәргә рөхсәт итүен сорадым, ләкин ул баш тартты. Ә бала тугач, дәваханәдә мине аны калдырырга үгетли башладылар. Таныш акушеркага сәламәт бала кирәк иде һәм ул мине улыма яңа гаиләдә яхшы булачагына инандырды, ә минем бернинди перспективам юк. Баланы тәүдә сабыйлар йортында калдырырга, ә аннары алырга мөмкин икәнлеге башка да килмәде.

Инде вакыт күп үтсә дә, мин аны искә төшергән саен һаман елыйм. Мин баламны ташладым. Мин шундый әшәке. Әйе, мин беләм, минем күп кенә танышларым аборт ясаган, димәк, шулай ук баладан баш тартканнар. Алар аны үтергәннәр. Ә минем улым исән һәм сәламәт, укый, спорт белән шөгыльләнә. Еш кына ул яшәгән йорт алдына барып, аны күзәтеп торам. Йөрәгем сызлый. Әти-әнисе аны бик яратуын, иркәләвен дә беләм.
Бераздан икенче тапкыр кияүгә чыктым, әмма башкача балаларыбыз булмады. Шушы гөнаһым өчендер инде…»

Фото:  etvita.ru

Бәйле