Ялгыз түгелмен…(хикәя)

Бик мәшәкатьле чоры Хәмдүнәнең. Хәер, ялгыз хатын-кызның кайчан җиңел генә гомер иткән чагы бар икән?

Ике кеше күтәрәсе йөкне тормыш аның нәзек иңнәренә өеп сала. Шул йөк астында бөгелеп төшмәвең үзеңнән генә тора. Хатын-кыз җылы оясында гомерлек пары белән балалар үстерергә, аларны очырып җибәрергә хыяллана. Гомерлек пары да, балалары да юк Хәмдүнәнең. Шакирҗаны белән гомер иткәндә, үз куышы бар да иде кебек. Әмма, газизе китү белән, куыш та суынып җимерелде, парлы бәхете дә кителде. Илле яшенә якынлашкан хатынга тормыш кайда, ничек яшәргә, дигән мәсьәлә куйды.
Үзеннән 9 яшькә өлкән Шакирҗанга Хәмдүнә соңлап кына кияүгә чыкты. Хәләл җефетен вакытсыз югалткан, кайгысыннан эчә башлаган, яшәүнең тәмен тапмаган тол ирне Хәмдүнә җылы мөнәсәбәте белән тормышка кайтара алды. Ирнең шәһәр уртасындагы ике бүлмәле фатирында яшәделәр. Аерым торган ике кызы гына Хәмдүнәне салкын каршы алды. Хатын аларны да аңларга тырышты — әнине кем алыштыра ала? Санга сукмаган кызларга үпкә сакламады Хәмдүнә. Кызлар үзләренә кирәктә генә Хәмдүнәгә дәште: балаларына күз-колак булырга, бакчада булышырга… Сабыр, уңган-булган Шакирҗаны хакына Хәмдүнә барысына да түзде. Ире белән аңлашып яши торгач, унсигез ел унсигез көндәй үтеп тә китте. Шулай матур гына яшәп, бергә олыгаерлар, бер көнне бакый йортка күчәрләр кебек иде дә, гомер озынлыгы кешенең үзеннән тормый шул. Йөрәк өянәге тотып, Шакирҗан китеп барды. Гомер иткән парыңнан язу бик авыр… Яхшы яшәделәр, шулай да Хәмдүнәнең үзәген өзгән гомерлек үкенече бар — балалары булмады.

Ире исән чагында Хәмдүнә үз куышын булдыру хакында уйламады. Кышын шәһәрдә яшәделәр, җәйләрен Хәмдүнәнең анасыннан калган авылдагы йортына ялга кайттылар. Хәмдүнә иске йортны сипләү хакында уйласа да, ире: “Фатир икебезгә дә җитә, мәшәкать арттырмыйк”, — дигәч, аңардан узып, берни кыла алмады. Кызларының бурычка алган фатирлары өчен еш кына Шакирҗан түләде. Шул сәбәпле, күбесенчә Хәмдүнә тапкан акчага яшәделәр.
Әтиләре вафат булгач, кызлар бу хакта тиз онытты. Шакирҗанның кырыгын үткәрү белән, Хәмдүнәгә фатирны бушатырга куштылар. Ир ышыгында яшәп өйрәнгән хатын урамда япа-ялгыз калды. Шакирҗанының рухы тыныч булсын — Хәмдүнә аңа тырнак очы хәтле дә үпкә тотмый. Ата-ана милке балаларга калырга тиеш. Унсигез ел буена көч салган куыштан хурлыклы рәвештә куылуы гына йөрәкне әрнетә. Иреннән язып, йорт-җирсез урамда калуы алда көткән сынауларны үтәчәге өчен булгандыр, кем белә.
Башта Хәмдүнә ике хатын белән бер бүлмә яллап яшәде. Ялгыз хатыннарның да төрлесе була шул. Бүлмәдәшләренә ирләр килгәндә урамда йөреп тәмам туйган Хәмдүнә башка фатир яллады. Хезмәт хакының яртысыннан күбесен түләгәч, яшәргә рәт калмады. Хәмдүнә авылга, туып-үскән нигезенә кайтып тора башлады. Алланың рәхмәте, эзли торгач, алты чакрым ераклыктагы район үзәгендә эш тә табылды. Идән юучы булып ике эшкә керде. Эшен соң бетергәндә төннәрен җәяү кайткан чаклары еш булды.

Хәмдүнә йортны рәткә китерә башлады. Черегән йорт бүрәнәләрен алыштырырга абзар бурасын сүтте. Эшкә ярамаган бүрәнәләрне утынга кисте. Кулына балта да, пычкы да, чүкеч тә тотты. Көченнән килмәгәнне кеше яллап эшләтте. Искесен сүтеп, шул ук кирпечләрдән үз гомерендә беренче мичен салды. Күрше Миндияр карт эш рәтен күрсәтеп торды. Түбәнең тишек җирләрен дә хатын үзе алыштырды, койма тотты. Үз куышын булдыруга айлар түгел, еллар китте. Хәмдүнә тапкан бар акчасын йортка сала барды. Алты ел дигәндә яшәргә яраклы менә дигән үз йорты бар иде. Кияргә киеме юк диярлек, ашаганы бәрәңге дә ипи, ә үз йорты бар! Урамда йорт-җирсез калган ялгыз хатын өчен моннан да зур бәхет булуы мөмкинме соң? Күңеленнән үткән елларга әйләнеп карый да, Хәмдүнә үзенә үзе ышанмый. Кайбер ирләрнең дә кулыннан килмәгән эшләрне ничек башкара алды икән? Ничек җиңә алды бу хәтле авырлыкны? Ата-ана нигезе баланы бервакытта да читкә тибәрми шул. Ата-ана баласы өчен калдырган догалар да булышкандыр, кем белә. Ихтыярыңны уч төбеңә кысып, бөтен көчеңне туплый алу, акчаңның һәр тиенен түкми-чәчми кирәкле урынга тота белү, арыганыңны оныту һәм, әлбәттә, кайчан да булса кыенлыкларны җиңә алуыңа һичшиксез ышану — болар барысы да зур эшне башкарганда аеруча хаҗәт булган, бер-берсеннән аерылгысыз сыйфатлар. Бәхетенә, Хәмдүнә үзендә шуларны тәрбияли алды. Аннары Хәмдүнә шуны белә — аңа шушы авыр чорда ниндидер гаҗәеп бер көч ярдәм итә килде. Хак юлдан барган, хәләл тирен түккән баласына Аллаһы Тәгалә булышмый калмыйдыр ул.

Өйне үз исеменә күчерүнең четерекле яклары шактый иде. Кирәкле язуларны җыйганчы, айлар үтте. Бер көнне, кирәкле кәгазь юллап йөргәндә, Хәмдүнәгә райондагы бер түрәгә керергә туры килде. Кабинет түрендә кукраеп утырган сыйныфташы Әлфинурны Хәмдүнә таныды, әлбәттә. Әлфинур аңа сынап карады, тик таныганын күрсәтмәде. Хәмдүнә үзен таныткач кына, түрә ханымның йөзенә ясалма елмаю чыкты. Әлфинур Хәмдүнә биргән документларның копиясен алып, тагын бер килергә чакырды. Гади генә белешмә иде югыйсә. Аның артыннан Хәмдүнә Әлфинур янына ай буе йөрде: йә кирәкле кешенең имзасы булмады, йә вакыты җитеп бетмәде.
Бер килгәндә, Әлфинур Хәмдүнәне кызганды. Аның тел төбен Хәмдүнә башта аңлый алмый азапланды. Хатыныннан аерылган энесе белән кушылырга өндәгәч кенә, Хәмдүнәнең күзе ачылды. Эчкече энесе Фиргатне хатыны куып чыгарганын, аның апасында яшәвен Хәмдүнә ишеткән иде. Туганын кая куярга белмәгән Әлфинур эшлексезне Хәмдүнәгә тага башлады. Үз гаиләсенә кирәкмәгән адәм актыгы аңа кирәкме? Бу хакта Хәмдүнә Әлфинурга турыдан-туры әйтмәде, әлбәттә.
— Бер авылда, бер-беребезнең күз алдында үстек. Чит кеше түгел, яшәп карагыз, — дип Хәмдүнәне кыстаудан туктамады.
Бер килгәндә, Хәмдүнәне юмалар өчен, ахры, Әлфинур бер өем киелгән киемнәрен биреп җибәрде. Бар акчасын өен сипләүгә тоткан хатын өс-башын бик карый алмады, әлбәттә. Бурычлы булып каласы килмәсә дә, киемнәрне сөенеп кабул итте. Әлфинур шуннан соң чынлап та Хәмдүнәне үзенә бурычлы санады, ахры, мәсьәлә хәл ителгәндәй, Фиргат белән кушылу көнен сузмаска кушты. Шунда гына Хәмдүнә үз-үзен Әлфинурның мәкереннән аралый алды:
— Тормышым менә дигән, Аллага шөкер. Эчкече ир белән бәйләнәмме соң!
Тегесе басынкы холыклы Хәмдүнәдән моны көтмәгән иде, ахры. Ачуы йөзенә чыкты. Йөз чөерергә, кем булдың ул хәтле? Хәмдүнә көткән документны бирмичә, кабинетыннан куып ук чыгарды. “…Кияргә киемең дә юк бит, хәчтерүш!” — дигән сүзләр ишетелеп калды…

Мин-минлеге кузгалган элекке сыйныфташына Хәмдүнә башка бармады. Киемнәрен төйнәп, кабинетының ишек төбенә китереп куйды. Ә кирәкле язуны югарырак түрәгә мөрәҗәгать итеп алды. Әлфинур Хәмдүнәнең эшенә таяк тыгарга маташты маташуын, тик артыгын булдыра алмады. Хәмдүнә дә гарьләнми калмады. Ялгыз дигәч тә, теләсә кемгә тиң саныйлармы икән? Мәңге айнымаган Фиргат белән бәйләнеп, бөртекләп төзегән бәхетенең тамырына балта чабамы соң Хәмдүнә? Аннан кала да тырыш холыклы хатынга сүз катып караган ир-атлар булмады түгел. Йортын күтәргән чакта аңа беркем дә очрамады. Ә хәзер, үз бәхетен бөртекләп үзе төзегәч, әзергә бәзер дигәндәй, Хәмдүнәнең беркем белән дә язмышын бәйләргә теләге юк.
Фиргат белән кушылмауның дөрес адым икәненә Хәмдүнә бик тиз инанды — сугыш чукмары, апасы Әлфинурны үтергәнче тукмап, каядыр чыгып тайган иде.
Йорт чыгымнарыннан бераз арынгач, Хәмдүнә өс-башын әйбәтләп карады. Чәчен буятып, бит-йөзен төзәткәләп йөри башлагач, Хәмдүнәгә дә төс керде. Теләсәләр, ялгыз, бәхетсез санасыннар әйдә. Хәмдүнә күңелендә үзен бер дә бәхетсез яисә ялгыз итеп тоймый. Ул белә — туры юлдан атлаган, хәләл көч түгеп яшәгән баласын Аллаһы Тәгалә ялгыз калдырмый.
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_13233%2Fall

Бәйле