Уфа рэперы Алишер Моргенштернның хатыны — татар кызы Диләрә артист белән аерылышу турында рәсми рәвештә белдерде.

Диләрә үзенең ютуб-каналында видео бастырып чыгарган.

«Без бу вакыйгага, ниһаять, нокта куярга вакыт дигән карар кабул иттек. Минем аның турында начар сүз әйтәсем килми һәм аны начар кеше яки начар ир дип санамыйм. Юк. Ничек кенә баналь яңгырамасын, характерлар туры килмәде. Мондый мөнәсәбәтләрдә була алмавыбызны аңладык», — дигән кыз.

Диләрә аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге проблемаларның рәсми рәвештә язылышканнан соң башлануы турында сөйләде.

«Мин Алишерга гашыйк булдым һәм аңа кияүгә чыгарга теләдем, тик, нәтиҗәдә, Моргенштернга кияүгә чыктым. Миңа калса, Алишер юк инде. Һәм бу бик авыр — тере кешене җирләү», — дип тәмамлаган Диләрә.

Элегрәк Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эмиграцияләнгән Моргенштернга Русиядә татуировкалары аркасында җинаять эше кузгатылуы турында хәбәр ителгән иде.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-11/morgenshtern-hatynsyz-kalgan-2763860

Бәйле