«Тешем төшкәч, татарча сөйләшә башлыйммы?»

Кичә кызым белән булган хәлне сезгә дә сөйлисем килә.

12 яшьлек улым татарча яхшы сөйләшә, ә менә 7 яшьлек кызыма өйрәтеп булмый. Бөтен сүзне дә аңлый ул үзе, тик сөйләшми.

Кичә кичтән янә «спокойной ночи», дип яныма килгәч, шелтәләп алдым. Бу, гаепле булуын аңлап, башын аска иеп торды да:
— Мам, вот ты же говоришь, что у меня скоро выпадут молочные зубы? — ди.
— Әйе, — дип җавапладым.
— Потом и я начну по-татарски разговаривать, — ди бу.
— Нигә? — дип гаҗәпләндем.
— Вот все бабушки по-татарски разговаривают и у них нет зубов, — диде дә йокы бүлмәсенә йөгерде.

Чыннан да, мәзәкне уйлап чыгарасы да юк. Балалы йортта көн дә бер кызык.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-04-18/teshem-t-shk-ch-tatarcha-s-yl-sh-bashlyym-2774025

Бәйле