Көзән җыерганда алма серкәсен файдаланыгыз!

Ул чәч төбендәге кавыклардан да азат итү «сәләтенә» ия.

Аш серкәсен еш кулланабыз. Ә менә алма серкәсенә алай ук игътибар бирелми. Аың да сәламәтлеккә китергән файдасы зур. Шулай ук хуҗалыкта да төрлечә кулланырга мөмкин.

1. Ялкынсынган тамакны тынычландыра, алма серкәсе бактерияләр һәм микробларга каршы тору сәләтенә ия. Тамак кыра башласа, 1 стакан җылы суга 4 аш кашыгы серкә кушасың. Сәгать саен шушы эремә белән тамакны чайкап торсаң, бактерияләр юкка чыгачак.
2. Борын тыгылганда булыша. Назаль инфекцияләрдән дәвалый. Аңарда В һәм Е витаминнары, шулай ук кальций, калий, магний бар. Бу микроэлементлар борын куышлыгын арчырга, аллергияне җиңәргә булыша. Борыныгыз тыгылса, 1 балкашыгы серкәне 1 стакан суда эретегез һәм эчегез. Аны борынга тамызырга да була.
3. Баштагы кавыкларны бетерә. Югары кислоталылык дәрәҗәсе баш тиресенең рН балансын нормальләштерә. Серкәне су белән яртылаш кушып, сиптерә торган шешәләргә салырга кирәк. Чәчләр сизелерлек юешләнгәч, башны сөлгегә урап, 15 минут утырасы. Чәчләр кабарып та китәчәк.
4. Төнлә көзән җыерулар вакытында да алма серкәсен кулланырга кушалар. Калий җитмәгәндә күзәтелә ул көзән җыеру. 2 аш кашыгы алма серкәсен 1 балкашыгы бал белән болгатып, 1 стакан җылымса суга салырга һәм шул катнашманы көн саен иртән эчәргә кирәк.
5. Кычыта торган тирене тынычландыра. Алма серкәсе – яхшы антисептик, гөмбә авыруына каршы кулланыла. Кычыткан тәнгә бальзам кебек ул. Кычыткан урыннарга шуны сөртергә кирәк.
6. Аяктагы тир исен бетерә. Йоклар алдыннан аякларны алма серкәсендә чылатылган тастымал белән сөртергә кирәк.
7. Эчтә газлар җыелса да, алма серкәсен кулланалар. Ашар алдыннан 1 стакан суга 1 балкашыгы алма серкәсе салып эчегез.
8. Өйдәге начар исләрне куа. Алма серкәсе белән суны 1:1 пропорциясендә сиптерергә генә кирәк.
9. Сода кебек үк, алма серкәсе дә май тапларын, пычракны бик тиз юып төшерә.
10. Су торбаларын да химикатлардан башка арчып була. Ярты чынаяк чәй содасын 1 чынаяк алма серкәсе белән болгатып, су агып төшә торган торбага агызырга һәм ярты сәгать тотарга кирәк.
11. Тоз белән серкә катнашмасы мебельләрдәге тапларны бетерә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-04-21/k-z-n-yerganda-alma-serk-sen-faydalanygyz-2779043

Бәйле