«Тәкъдимне Данирга кадәр аның әнисе ясады»

Шулай гына өйләндермәсәң бу малайларны… Флүзә ападан үрнәк алыйк, әнә бит ниләр майтарган.

«Тел бистәсе» Данир Сабиров үзенең истәлекләрендә бәләкәйдән кызлар белән чуалуы, хәтта мәктәптәге укытучысы белән йөреп, анда (тәүбә!) кунып та калгалаганы булуын яза. Йөрер иде әле шулай «күчмә кызыл байрак» булып… Бу хәлләргә әнисе нокта куйган. Бу хакта социаль челтәрдә Данирның хатыны Миләүшә яза:

«Данир белән әле бер ай гына очрашып йөргән вакыт иде. Ул чыгарылышка әзерләнеп йөри, ә шәһәргә әнисе килергә тиеш. Ул миннән әнисен каршы алуымны сорады. Иң сәере — ул әнигә «дус егетемнең кызы каршы ала» дип әйткән. Әйе, синең дус егетеңнең кызына әниең кирәк ди!

Мин булачак кайнанамны каршы алдым һәм үзебезгә төшке ашка алып кайттым. Ул минем Данирның очрашып йөри торган кызы икәнемне аңлады һәм «аңа кияүгә чык», диде. Шулай итеп миңа кияүгә чыгарга тәкъдимне Данирга кадәр аның әнисе ясады.

Төшке аштан соң икәүләп Данирның чыгарылыш кичәсенә киттек».

Ана күңеле сизми буламы соң?!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-04-24/t-k-dimne-danirga-kad-r-any-nise-yasady-2782252

Бәйле