«Үзгәрдең, Зәйнәп, бик нык үзгәрдең…»

Зәйнәп Фәрхетдинованы нәрсә хафага салган?

Татарстанның халык артисты олагаяюы белән килешә алмый.

«Бүген иртән торып, көзгегә карагач, үземне танымадым… Үзгәрдең, Зәйнәб, бик нык үзгәрде-е-ең… Эчке халәтнең һаман бертөрле буласы килсә дә, вакыт бара, еллар агыла, ә авырыйсы, җыерчыкланасы, олыгаясы килми… «Кая анда картаю, юк ла, карт аю, әнә, урманда!» – дип җавап бирә эчтән кемдер.

Кемдер түгел инде, шул эчке тавыш. «Мин бу, үзем инде, курыкма, нәрсә аптырап калдың, көзгедән үзеңне беренче тапкыр күрдеңме әллә?» – дип, бер дә җавапсыз калмый күңелем. Шулай эчтән генә тарткалашып алгач, кәеф тагын күтәрелеп китә, кыенлыклар онытыла. Әйдә, Зәйнәп, бер концерт куй, булмаса, күңелең дә күтәрелер бераз, халыкка яңа җырларыңны тыңлат, аралашып ал, җырлагач, күңелгә генә түгел, «душа»га да җиңел булып китә ул, дим», – дип язган Зәйнәп ханым социаль челтәрдәге дусларына.

«Сез — искиткеч хатын-кыз. Халкыбызның моңлы сандугачы. Әле бик озак еллар сәхнә түрләрен балкытып торарга язсын. Еллар ага инде ул, мин дә соңгы вакытта көзгегә карамаска тырышам…», «Сезгә карап, әле яшьләр дә соклана! Яңа имиджыгыз бик зәвыклы, килешә үзегезгә. Тере тавыш белән җырлаганыгыз өчен аерым рәхмәт. Бу — бик сирәк күренеш бүген. Концертка да киләбез, тик тере тавыш була күрсен», – дип язганнар җырчыга.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-04-24/zg-rde-z-yn-p-bik-nyk-zg-rde-2782469

Бәйле