Фирдүс Тямаевның тәүге һөнәре нинди?

Ә ул сезонга ничә пар аяк киеме туздыра?

Биш яшендә гармун уйнарга өйрәнгән.

Гармун, баян, курай һәм фортепианода уйный белә.

Тәүге һөнәре — аяк киеме тегүче.

Эстрадага килгәнче аяк киеме төзәтүче, массажчы, автомобиль юуучы булып эшләгән.

10 ел тамада булган. 9нчы сыйныфтан бирле җырлар иҗат итә. Тәүге хит җыры — «Язмыштан узмыш юк» 2003 елда язылган.

Бер сезонга 7-8 пар аяк киеме туздыра.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-05-13/fird-s-tyamaevny-t-ge-n-re-nindi-2801849

Бәйле