Күрше түгел, җен булган!

«Инде ләүкәгә менеп кенә утырган идем…»

«Көне буе утын ярдым да, кичкә мунча яктым. Иптәшкә күрше Мирсәетне дә чакырдым. Ул инде «берне» кыстырып та керәчәген әйтте. Кыскасы, эшләп арыган көнне менә шулай күңелле итеп тәмамларга иде. Мунчаны соң якканлыктан, ул төнге 12 сәгать тулып киткәч кенә өлгерде. Күршегә койма аша гына кычкырдым да, үзем янә учакка утын өстәр өчен утынлыкка кереп киттем. Мирсәет, тиздән булачагын әйтте.

Утынны күтәреп мунчага керсәм, Мирсәет ләүкәдә чабынып утыра. Беләм инде мин аның тиз кеше икәнлеген, бу юлы да миннән алда килгән икән. «Әйдә аркаңны чабам», — дидем. Мирсәет ризалык биреп ләүкәгә сузылып ятты. Чаба гына башлаган идем, Мирсәетнең аяклары озыная башлады… Карыйм, алар менә-менә мичкә килеп терәләчәк… Ә аякларында бармаклар түгел, тояк… Картәни төнге 12дән соң мунчага бармаска кушкан иде шул… Мин каен себеркесен шунда ташладым да, мунчадан чыгып йөгердем. Каршыма Мирсәет килә. «Син белсәң! Син күрсәң!» — дип аңа сүземне дә сөйли алмыйм. «Күзеңә күренгәндер, әйдә мунчага», — ди бу.

Бу юлы күрше белән икәүләп мунчага кердек. Карыйм, ләүкәдә беркем дә юк. Мирсәет белән ләүкәгә менеп утырдык. Минем башта һаман баягы уйлар чуала. «Әллә нинди җен булды ул. Аяклары озынайганнан-озыная», — дип, инде бераз тынычланып, сөйли башладым. Мирсәет миңа сәер генә карап торды да: «Менә шулай озынаямы?» — ди. Карасам, янәшәмдәгенең дә аяклары озыная башлады, ә бармаклары урынына тояклар…

Мунчадан ничек чыгып йөгергәнемне дә сизми калдым. Шунда каршыма чиләк белән су күтәргән Мирсәет килә. Бу юлы белгән догаларымны укый-укый яныннан уттай очып кына киттем.

Бу төнне ничек үткәргәнемне сөйләп тә тормыйм. Әллә күзгә күренде, әллә саташып чыктым. Кыскасы, таңны зур түземсезлек белән көтеп алдым.
Иртән күршем өйгә килеп керде. Аңа якын килергә дә куркам. «Кичә үзең мунчага чакырдың да, үзең минем яннан узып кына киттең. Мин соңрак кергәч, инде су азайгандыр дип, су да алып кереп килә идем. Мунча суынган идемени инде?» — ди…

Өченчесендә Мирсәет үзе булган икән. Башта кемне күргәнемне һаман аңламыйм», — дип язган социаль челтәрләрдә бер ир.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-05-13/k-rshe-t-gel-en-bulgan-2802544

Бәйле