Кислород аппараты ярдәмендә сулаучы Мария Шаронова: Бик арыдым

Теләче районының Үзәк авылында гомер итүче 35 яшьлек Мария Шаронова инде берничә ел кислород аппараты ярдәмендә сулый. 2014 елда аңа башка кешенең үпкәләрен күчереп утырмакчы булганнар, тик дәвалаучы табибы бу уйдан кире кайтара. Хәзер Мария һәр туган көнгә шөкер итеп яшәп ята.

– 17 яшемдә укырга керү өчен медицина тикшеренүе узганда, үпкәмдә тап күреп алдылар. Шуннан соң кат-кат тикшерделәр. Башта туберкулез дигәннәр иде. Аннары онкология хастаханәсенә җибәрделәр. Тик төгәл диагноз куючы булмады. Ахыр чиктә, туберкулез дигән фикергә килеп, шул чирдән дәваладылар. Күп итеп дарулар да эчтем, санаторийларга да йөрдем, – дип искә ала Мария.

Баштарак авыру үзен бик белгертми. 2010 елда кияүгә чыгып, бала алып кайтканнан соң, тыны кысыла башлый. Башта ул моны көннең эсселегенә бәйли. Тик хәлсезлек, һава җитмәү еш кабатлана. Мария тагын хастаханә юлын таптый башлый.

– Ул вакытта энем дә үлде. Бик каты борчылдым. Әллә стресс ярамады инде, бөтенләй начарайдым. Казан табиблары мине Мәскәүгә җибәрде. Киткәндә, дәвалаучы табибым: «Синдә фиброз, ахры», – дигән иде. Тикшерелә торгач, диагноз расланды. Әле шуңа өстәп, тузанга, күгәреккә аллергия, диделәр. Үпкә күчереп утырмасаң, озак яшәмәячәксең, дип кайтарып җибәрделәр. Алты айдан соң, барысын да яхшылап уйлап, операциягә килергә куштылар. Мин инде бармакчы да идем. Тик Казандагы табибым: «Чит кеше үпкәләре белән озак яши алмыйсың син», – дип туктатып калды, – ди Мария. – Хәзер аңа рәхмәт укыйм. Шөкер, авырлык белән булса да, яшим бит әле мин!

Чынлап та, Мария һәркөнне яшәр өчен тырыша. Иртән торгач, үпкәләре тиз генә эшләп китми икән. Ул бик тә тилмерә, көчле өянәкләре була. Уңайланып киткәнче, шактый түзеп тора. Әле ярый, янында ире бар. Мария үзе генә түгел, авылдашлары да Игорьга рәхмәт укый. Әле шушы көннәрдә генә редакциягә бер ир-ат шалтыратты. «Сез газетага төрле язмышлы кешеләрне язасыз, менә безнең авылда яшәүче Шароновларны да кешегә күрсәтергә кирәк. Хатыны түгел, балалары авырса да, ир ташлап кача. Ә Мариянең ире шулкадәр кадерләп, саклап яшәтә. Бик күпләргә үрнәк», – диде ул абзый.

Без Мария белән ире хакында да сөйләштек.  Аның турында сүз башлагач, ул еларга ук тотынды.

– Безнең улыбыз бар. Владикка тиздән 12 яшь тула. Нинди генә авырлык күрсәк тә, гаиләбез нык, бер-беребезгә хөрмәт зур, – ди Мария. – Мин бит инде гомерем буе хастаханә юлын таптыйм. Ирем авыру икәнемне аңлый. Ничек тә күңелемне күрергә тырыша. Авырсам, тизрәк табиб чакыра. Мине карар өчен эшен дә ташлады. Башкача булмый, ялгыз гына тора алмыйм. Елга бер тапкыр үпкәм шартлый. Узган ел да кабатланды. Улым белән ирем телевизор карый, мин кичке аш әзерли идем. Егылганмын да киткәнмен. Ирем тизрәк Теләче хастаханәсенә алып киткән.  Районга Казан табибы килеп, миңа операция ясаган. Аннары безне Казанга алып киттеләр. Шул вакытта ирем мине бер минутка да ташламады. Казаннан кайтып киткәндә, бүлек мөдире палатага кереп озатып калды. Иремнең аркасыннан сөйде. «Син көчле ир-ат икәнсең, хатыныңны сакла», – диде. Аллага шөкер, ирем бер зарланмый.

Мария өйдәге эшләрне эшләргә тырышса да,  аңа кеше ярдәме кирәк. Янында йә улы, йә ире икән. Ире эшләмәгәч, маллар асрый башлаганнар. Әмма аларга да акча күп кирәк. Азыгын алу кыйммәткә төшә, диләр. Мариянең пенсиясе генә җитми. Җитмәсә, кислород аппаратын гел алыштырып торырга кирәк. Дарулар да күп эчә.

– Миндә өч төрле аппарат бар. Йоклаганда бер төрлесен куям. Урамга чыкканда көчлерәге кирәк. Утырып торганда өченчесен куябыз. Элек мин, кешеләрдән оялып, өйдә генә утырдым. Дүрт стена туйдырды. Бик арыдым. Хәзер инде яшәп калырга тырышам. Ирем кая гына йөртми.  Аппаратны кешегә күрсәтмичә, яшереп кенә куеп, клубка да чыгабыз, урманга да барабыз, кунакка да йөрибез, – ди Мария. – Яратуны кочаклашу- үбешү дип уйлаучылар да бар. Әмма мин чын яратуның ни икәнен беләм. Ирем мисалында әйтер идем. Аның миңа булган мөнәсәбәте, кайгыртуы, мине яшәтергә тырышуы ул ярату! Әнисе баласын кадерләгән кебек мине карый. Кайчак иң тәмле ризыгын үзен ашамыйча миңа бирә. Миндәй авыру белән яшәү җиңел түгел. Түземлек, сабырлык та кирәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/81574/

Бәйле