Ике дус бәхет эзләп сәфәр чыккан. Озак кына баргач, бик зур, матур авылга юлыккан болар. Туктарга булганнар, авыл башлыгыннан рөхсәт сорарга кергәннәр. Башлык рөхсәт биргән, кунак та иткән. Хуҗаның ике кызы табын корган. Өлкәне ут чәчеп торган, чая, чибәр икән, кечесе күзгә күренеп бармаган, йомык кына, боек кына бер кыз булган.
“Дус! Мин бәхетемне таптым, монда калам! Авыл башлыгы кызына өйләнәм!” — дигән егетләрнең берсе шул кичне. “Аңлыйм сине, — дигән икенчечесе. — Башлыкның өлкән кызы бигрәк чибәр шул”. “Юк, син дөрес аңламагансың, мин кечесенә өйләнергә телим” — дигән егет.
Гаҗәпләнгән дусты бәхет эзләп ары киткән. Өйләнергә карар кылганы бу авылда калган.
Башлык кызы өчен ун сыер сорый икән. Егет ничек итсә иткән, тырышкан, эшләгән, ун сыерны китергән.
“Ярар, кече кызым өчен өч кенә сыер бирсәң дә ярый инде, ул бит бик чибәр дә түгел…” — дигән егетнең кемгә өйләнергә теләгәнен аңлаган башлык. “Юк, мин бу кыз өчен ун сыер бирәм!” — дигән егет.
Күп еллар үткән. Сәфәр иткән теге икенче егет бу авыл яныннан янә үткәндә дустының хәлен белеп чыгарга булган. Юлында аңа беренче булып бик чибәр хатын-кыз очраган. Егет, эшне аңлатып, дустын эзләүне әйткән. Ханым аңа юлны күрсәткән.
Дустының өенә килеп керүгә егет шаккаткан. Дусты чынлап та бәхетен тапкан кешегә охшаган — тормышы җитеш, берсеннән-берсе матур, сәламәт балалары янында йөри. Өйгә теге чибәр, балкып торучы ханым да килеп кергән. Баксаң, ул өй хуҗасының хатыны икән.
“Гафу ит, син бит бик матур да түгел идең, ничек мондый күз явын алырлык ханымга әйләндең?” — дип сораган юлчы егет дусты ишетмәгәндә хатыннан. “Мин үзем өчен ун сыер да кызганыч түгел икәнен аңладым!” — дип елмайган ханым.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-05-27/un-syer-chib-r-it-me-2819940